Логотип Идель
Белми калма

«КАРА ПУЛАТ» ОПЕРАСЫ КИРЕ КАЙТА 

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Тинчурин театрында тарихи вакыйгаларга нигезләнгән «Кара пулат» операсы куелачак. Аның музыкасын яшь композитор Эльмир Низамов, ә сүзләрен Ренат Харис язган. 

Моннан 7 ел элек «Кара пулат» сәхнәдә куелган иде. Ә хәзер инде ул яңарып, кире кайта. Операның нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган 12 кыз турындагы риваять. Кара пулат – Болгардагы 14 гасыр уртасында төзелгән бина. Риваятьтә әйтелгәнчә, Кара пулат Болгар ханының хөкем итү урыны булган. Аның беренче катындагы бүлмәләрендә хөкем ителгән кешеләрне япканнар. 

«Нәргизә – бик көчле хатын-кыз. Аның каршында сөйгәнен җәзалаганда, ул үзен генә түгел, башка кызларны да яклый. Ул – фидакарь, туган җирен яратучы, зирәк хатын-кыз. Шушыларның барысын да операда мин җиткерергә тиеш», – дип бүлеште Татарстанның атказанган артисткасы, «Кара пулат» операсында Нәргизә ролен башкаручы Илүсә Хуҗина. Ә Турыбатырга килгәндә исә, аның ролен Илгиз Мөхетдинов уйнаячак. Операны тамашачылар 18, 19, 20, 21 һәм 22 май көннәрендә карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев