Логотип Идель
Белми калма

«ИНТЕРТАТ»тан БЕРЕНЧЕ ТАТАР СТОРИС СЕРИАЛЫ

Интертат» редакциясе «Унике» дип аталган беренче татар сатирик сторис сериалын тәкъдим итте.  Сериалның авторы –  «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов. Рольләрне Фирдүс Тямаев, Азат Зарипов, Булат Мусин, Альберт Шакиров, Алмаз Хәмзин, Рөстәм Гайзуллин, «Интертат» журналистлары һәм Рәфис Атаказ башкарды.  

«Унике» – һәркемне дә әзрәк кенә булса да борчыган проблемаларга багышланган сатирик сериал. Биредә кыска гына форматта унике проблема чагылган.

«Минем татарда булмаган әйбер төшерәсем килде. Сторис сериалның форматы ошый, сатира жанры да үземә якын, шуңа күрә  җәмгыятьтәге проблемаларга бер тәнкыйди караш эшлисе килде», – ди Рәмис Латыйпов.

Әлеге кыска сторис сериал чын-чынлап гаҗәеп килеп чыккан. Монда вакцинация да, татар теленә карата мөнәсәбәтләр дә, депутатлар халәте дә, хәтта челтәр-бизнес та үз урынын тапкан. Журналистларның сериалда төшүләре дә эссез узмаган: алар үзләренә шулай итеп тәҗрибә туплый алган. Минемчә, мондый проектны халык яратып кабул иткән булса кирәк. Ә иң мөһиме – кыска һәм берничә минут эчендә һәр сериядә күтәрелгән проблеманы аңлап бетереп, кирәкле нәтиҗә ясап була. Сериалны «Интертат»ның Инстаграм битендә карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев