Логотип Идель
Белми калма

INSTAGRAM «ЯЛ ИТЕП АЛ» ФУНКЦИЯСЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ

Instagram «Ял итеп ал» (Take A Break) функциясен эшләтеп җибәрде. Ул социаль челтәрләрдән ял итәргә кирәклек турында искәрмәләр алырга мөмкинлек бирә. Моңа өстәп, кулланучыларга экспертлардан ял вакытында нәрсә белән шөгыльләнеп булу турында киңәшләр дә тәкъдим ителәчәк. 

Хәзерге вакытта функцияне үзләре теләгән кешеләр куллана ала, ә тулы рәвештә ул 2022 елда гына эшли башлаячак. 
Социаль челтәр вәкилләре билгеләп үткәнчә, ул, беренче чиратта, яшүсмерләргә юнәлдерелгән. Экспертлар үткәргән тест нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кулланучыларның 90% тан артыгы Instagram кушымтасында утыруны дәвам итә. Экспертлар фикеренчә, тәкъдим ителгән функция яшүсмерләргә Instagramның йогынтысын яхшырак аңларга мөмкинлек бирәчәк. Миңа калса, әлеге функцияне кертү яшүсмерләр генә түгел, ә олы яшьтәге  кешеләр өчен дә бик кирәкле һәм файдалы үзгәреш булачак. Бәлки, ниһаять, көннәр, төннәр буе Instagramда утыруыбызны туктатырбыз.

Instagram шулай ук ата-аналар өчен дә файдалы булган эшне башкарып чыгарга җыена. Ата-анага балалар тормышында активрак катнашырга ярдәм итү өчен тиздән беренче инструментлар эшләнеп чыгарга тора. Социаль челтәр яңа белем бирү үзәген әзерли, ул үз эченә өстәмә ресурслар һәм экспертлар киңәшләрен алачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев