ИКЪТИСАД МИНИСТРЛЫГЫ БӘЙГЕ УЗДЫРА

ТР Икътисад министрлыгы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар өчен субсидияләр рәвешендә грантлар бирү бәйгесе башлану турында игълан итте.

Бәйге ике юнәлештә уза: гражданлык җәмгыяте институтларын һәм гражданлык инициативаларын үстерү (6 номинация) һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен  шартлар тудыру (6 номинация).

Бәйгедә катнашырга теләгәннәр гаризаларны электрон форматта «Грант конкурсы» дип аталган автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша грантытатарстана.рф адресына (https://грантытатарстана.рф2021 елның 30 сентябренә кадәр җибәрә ала.

Бәйгенең шартлары белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/konkurs-sonko-na-pravo-polucheniya-subsidii-iz.htm

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
35
0
0
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
108
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
422
0
0