ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН: РЕСПУБЛИКА СИНЕҢ ПРОЕКТЛАРЫҢНЫ КӨТӘ!
«Игелекле эшләр төбәге» Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан өченче ел рәттән җиңүче булып килә. Әлеге бәйгенең төп максаты – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыру өчен шартлар барлыкка китерү. Акчалар Татарстан территориясендә волонтерлык үсешен тәэмин итү программасына һәм бәйгенең республика этабы нәтиҗәләре буенча билгеләнгән проектларны тормышка ашыруга юнәлдереләчәк.
Моннан тыш, Татарстанда «Без бергә» («#МЫВМЕСТЕ») дип исемләнгән яңа премиягә гаризалар кабул итү чоры бара. Монда коммерцияле булмаган оешмалар, волонтерлар, 14 яше тулган журналист һәм блогерлар катнаша ала.
Муниципаль районнарда, волонтерлык җәмәгатьчелегенең тотрыклы үсешен тәэмин итү максатыннан, 2021 елның 5 июленнән 20 сентябренә кадәр «Игелек җире» исемле республика бәйгесен уздыру планлаштырыла. 2020 елда әлеге бәйгене үткәрү 10 җиңүчегә һәм 3 махсус бүләк иясенә ресурс ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирде. Теләге булган һәр кеше бәйгедә катнаша ала, моның өчен үзеңнең ирекле проектыңны тасвирлап, гариза җибәрергә кирәк.
Әлеге бәйгеләр турында тулырак мәгълүмат – биредә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев