Логотип Идель
Белми калма

ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮГӘ 1100 ЕЛ ТУЛУ НИЧЕК БӘЙРӘМ ИТЕЛӘЧӘК?

Бик тиздән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төрле бәйрәм чаралары оештырылачак. Бу тарихи вакыйганың ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген «Изге Болгар җыены», «KazanSummit 2022», «Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы», шулай ук Җәмигъ мәчетенә нигез ташын салу билгеләячәк.

Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүнең төп чарасы 21 майда Болгар шәһәрендә узачак. Бу турыда республика вице-премьеры Васил Шәйхрәзиев ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде. «Бу көнне теләге булган һәр кеше бирегә килә, күрә һәм анда катнаша алсын өчен, Татарстанда яшәүче һәр кешегә шанс бирергә теләр идек», – диде ул. Ул Болгарга трансфер оештырылачагы турында да әйтте. 21 майда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан истәлекле почта маркасын гамәлдән чыгару тантанасы да узачак. Шулай ук бу көнне тамашачыларга Идел буе Болгарына ислам диненең юлы турында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Бәйрәм чаралары республика халкы һәм кунаклары өчен утлы тамаша белән тәмамланачак. Аны һәр теләгән кеше Казанның Кремль диварлары янында карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев