ГОРЬКИЙ ПАРКЫНДА СПЕКТАКЛЬЛӘР КҮРСӘТЕЛӘЧӘК
Казанның Горький исемендәге паркында Идел буе халыклары әкиятләре нигезендә оештырылган «Агачлар ни турында җырлый» спектакленең премьерасы була. Спектакль ачык һавада 11, 12 һәм 13 августта күрсәтеләчәк.
Сценарий нигезендә гореф-гадәтләр, халык җырлары һәм дүрт әкият: удмурт — «Чибәр каен», чуаш — «Юман-батыр», мордва — «Дуболго Пичай» һәм мари халык әкияте «Тылсымлы кылыч» ята. Спектакльнең режиссеры Сойжин Жамбалова. Ә төп рольләрне Татарстан театрлары актерлары һәм югары уку йортлары студентлары башкарачак. Режиссер сөйләвенчә, спектакльнең максаты — халыкларның милли кодын өйрәнү һәм аны театр теле ярдәмендә чагылдыру.
Спектакльләр рус телендә, 18.30 сәгатьтә башлана. Бу проект Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 апреля 2024 - 12:22
КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ
-
27 апреля 2024 - 12:15
ИНГЛИЗ ТЕЛЕН РӘХӘТ ИТЕП ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН КИТАП ҺӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР
-
26 апреля 2024 - 12:12
КАРИЕВ ТЕАТРЫННАН – СПЕКТАКЛЬ-КВЕСТ!
-
24 апреля 2024 - 16:57
КАЗАНСУ ЯР БУЕНДА ЭКОСТАНЦИЯ АЧЫЛА
Нет комментариев