ФӘЙРҮЗӘ МӨСЛИМОВА ВАФАТ

7 ноябрь иртәсендә танылган шагыйрә, журналист Фәйрүзә Мөслимова вафат булды. Ул – "Ялкын" тарихына зур өлеш керткән шәхес. Шуңа күрә бу югалту безнең өчен аеруча авыр. Журналда эшләүдән туктагач та, ул ара-тирә безнең янга кереп, хәлне белеп, җылы сүзен әйтеп китә иде. Фәйрүзә апаның авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: