Логотип Идель
Белми калма

«ФОРПОСТ» ЯҢАЧА ЭШЛИ БАШЛЫЙ

Казанда “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең йомгаклау слеты узды. Әлеге чара дәвамында “Заречье” лагеры базасында район үзәкләре ел дәвамында эшләгән нәтиҗәле программа һәм методикалары турында фикер алышты.

Слет катнашучылары Татарстан яшьләр министры Дамир Фәттахов белән дә очрашты. Аның сүзләренчә, бүген “Форпост” хәрәкәте заман таләпләренә туры килеп, яшьләр мәнфәгатьләренә җавап бирергә тиеш. Моның өчен әлеге хәрәкәтнең форматын алмаштырырга кирәк.

– “Форпост” хәрәкәте эшенең концепциясен яңартырга кирәк. Аны яшүсмерләр белән актив эшләү, остазлык институтын үстерү, яшьләрдә ватанпәрвәрлек кыйммәтләрен формалаштыру өчен платформа итеп ясау мөһим. Яшьләр төрле, без алар өчен мөмкинлекләр булдырырга тиешбез. Шул исәптән, элек булган форматларны тәкъдим итәргә, төрле яшьләр таләпләренә җавап бирү зарур. Без “Форпост” хәрәкәтенең яшүсмерләрне җәлеп итә торган булуына басым ясаячакбыз. Сезнең күрсәткечләрегез яхшы, тик ирешкән нәтиҗәләрдә туктап калырга ярамый, хәрәкәтнең идея эчтәлеген башкача аңлый башларга кирәк, – ди министр.

Якын көннәрдә Яшьләр сәясәтенең корпоратив университетында “Форпост” лидерларын яшьләр белән эшләүнең, программаларны тормышка ашыруның методикаларына укытачаклар. Моннан тыш, слет катнашучылары киләсе елга да планнар төзи.

Белешмә:

“Форпост” – 20 еллык тарихы булган хокук саклау юнәлешендәге яшьләр хәрәкәте. Бүген бу юнәлештәге эшчәнлек Татарстанның 41 муниципаль районында эшли. Гомумән алганда, республикада 1316 формирование булдырылган. “Форпост” 18 меңнән артык кешене берләштерә. Аларның 12 969ы – укучы, 2 227е – студент, 2 299ы – эшләүче яшьләр вәкиллләре.

фотолар Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев