Логотип Идель
Белми калма

ФИН АКТЕРЫ ВИЛЛЕ ХААПАСАЛО ТАТАРСТАН ТУРЫНДА СЕРИАЛ ТӨШЕРГӘН

Финляндия һәм Россия актеры, продюссеры Вилле Юхана Хаапасало Татарстан турында берничә сериядән торган фильм тәкъдим итте. Фильмның презентациясе Хельсинкида узган.

Фильмны төшерүгә якынча ике атна вакыт киткән. Актер сүзләренчә, аңа Татарстанда күп милләт, диннәрнең үзара килешеп, тату мөнәсәбәтләрдә яшәве ошаган. Фильм төшерүчеләр Татарстанда 23нче июньнән 3нче июльгә кадәр булганнар. Фильм барлыгы 10 сериядән тора, аларны фин телендәге яңа медиа-платформада карарга була («Kalastus TV»). Беренче өч сериясе бушлай булса, калганнарын карар өчен сайтта подпискага язылырга кирәк. 

Фильмның беренче сериясендә Хаапасало Казан шәһәренең үзәге буйлап йөри, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Әл-Мәрҗәни мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин белән аралаша һәм итле бәлеш пешерергә өйрәнә. 

Фильмның беренче ике сериясе Казанның үзенә багышланган булса, калганнары – Свияжск, Болгар, Кама Тамагы, Тәтеш, Чистай, Яр Чаллы, Алабуга, һәм Лаеш районы турында. 

Хаапасало сүзләренчә, Финляндиядә шактый зур һәм көчле татар оешмалары эшләп килә. Һәм бу фильм Финляндия татарлары өчен аеруча кызыклы һәм якын булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев