Логотип Идель
Белми калма

Вилле Хаапасало Татарстан турында сериал төшерә

Финляндиянең танылган актеры Вилле Хаапасало Татарстан турында фильм төшерә. Үз проекты өстендә эшен ул шушы көннәрдә башлап җибәргән һәм башкалабызда беренче кадрларын төшереп тә өлгергән.

Вилле Хаапасало рус тамашачыларына «Особенности национальной охоты» һәм «Особенности национальной рыбалки» фильмнары аша таныш булса, үз илендә ул күбрәк сәяхәт итү һәм төрле кызыклы урыннар турындагы телепроектлары белән популярлык казанган. Шулай ук киноларда төшүдән тыш, ул Россия телевидениесендә тапшырулар алып баручы булып та эшләгән. Вилле Хаапасало рус телендә иркен сөйләшә - актерлык осталыгына да ул Санкт-Петербургта укыган. 

Бүгенге көндә бөтен дөньяда сәяхәт турында тапшыруларның популярлыгы арта гына бара, дип саный Вилле Хаапасало. Ул әлегә кадәр Россия турында тапшыру төшергән булган инде. Аның ул тапшыруын Финляндиядә дә, Европаның башка илләрендә дә миллионлаган кеше карап өлгергән. Татарстан турындагы проектының да популяр булуында шик юк. Әлеге проектның партнеры - Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты. Безнекеләр Вилле Хаапасало белән Татарстан турында тапшырулар әзерләү турында сөйләшүләрне 4 ел буе алып барган. Һәм, ниһаятҗ, килешү төзелгән, актер, үзенең төшерү төркеме белән Финляндиядән Татарстанга махсус шушы проект өчен килгән. Сценарий өстендә эш безнең белгечләр белән берлектә башкарылган.

Финнар сәяхәт итәргә, яңа кызыклы урыннар һәм маҗаралар яратучы халык. Вилле Хаапасало әйтүе буенча, Скандинавия халыклары арасында, шул исәптән Финляндиядә яшәүчеләрдә дә, Россия турында күбрәк тискәре фикер йөртүчеләр бар. "Мин аларга Россияне яңача "ачарга" телим - монда начар яклар очраса да, мин яхшысына гына игътибар итәм", - ди ул. Әлеге Татарстан турындагы яңа проектын да ул шуның өчен башлап җибәргән - һәркайсы 26 минуттан торган 10 сериядә республикабызның иң кызыклы урыннары, традицияләре, милли ризыклары, истәлекле урыннары һәм танылган кешеләре турында сөйләячәк ул. "Сезнең Иделегез бар, сездә күптөрле халыклар дус-тату яши, ризыкларыгыз искиткеч!", - ди Вилле Хаапасало Татарстан турында. Скандинавия илләрендә яшәүчеләрнең күңеленә бу хуш килер һәм ул яклардан безнең республикага туристлар йөри башлар, дип өметләнә ул.

Вилле Хаапасало көз көне үз видеоплатформасын эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Анда нәкъ шушы Татарстан турындагы проекты беренче булып урын алачак.



Беренче серия башкалабыз Казанга багышланачак. Анда безнең Кремль, Мәрҗәни мәчете, чәк-чәк музее, милли аш-су турында сөйләнәчәк. Фин егете үз куллары белән зур бәлеш тә пешерергә өйрәнгән. Алга таба ул Зөя утравы, Тәтеш районы, Болгар, Чистай, Алабуга турында тапшырулар әзерләячәк. Тик проектының соңгы вариантына кайсы материаллар эләгәчәк, кайсылары төшеп калачак - әлегә төгәл билгеле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев