Логотип Идель
Белми калма

ЭТЛӘР ӨЧЕН БУРГЕР КИНГ: НИНДИ УЛ – МАХСУС БУРГЕРЛАР?

Төрле илләрдә бөтенебез дә яратып ашый торган Бургер Кингта этләр өчен махсус меню бар икән. Бу Көньяк Корея һәм Португалия кебек илләрдә популяр. Җитештереп чыгаручылар махсус менюның составы «кечкенә дусларыбыз» өчен куркыныч тудырмый дип ышандыра. Этләр үзләренең берничә гасырдан соң кешеләр кебек үк фастфуд рестораннарында туклануларын белсәләр, нишләрләр иде икән?

Хәзер эт хуҗаларына сэндвичлары белән бүлешеп утыру кирәкми. Чөнки аның өчен тәме буенча охшаш бургер уйлап таптык, дип сөйли җитештерүчеләр. Грильдә кыздырылган ит, сыер бавыры, какланган күркә – болар барысы да сөяк формасындагы бургерны тулыландыра. Шунысы кызык, этләр менюсындагы ризыкларны аларның хуҗалары да авыз итә ала. Димәк, син үз этең белән бергәләп Бургер Кингка килеп, дусларча, сөйләшә-сөйләшә, тәмле бургерлар белән сыйлана аласың. Ә син ничек уйлыйсың, кешеләр туклана торган урыннарда этләр өчен дә махсус меню булырга тиешме? 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев