ЕКАТЕРИНБУРГ УКУЧЫСЫ 22 МИНУТ ЙӨЗТҮБӘН ТОРГАН

11 яшьлек Каролина Черных, башында йөзтүбән торып, дөнья рекордын (Гиннесс рекорды куйган татар егете турында язма) куйган. Аның элеккеге рекорды 6 минут 2 секундны тәшкил иткән булса, хәзергесе – 22 минут 2 секунд.

– Мин үзизоляция вакыты үзем өчен иң нәтиҗәле чор булыр, шуның кадәр уңай хис-кичерешләр алып килер, дип күз алдына да китермәгән идем. Рекорд бит ул хезмәт һәм үзеңне сынау гына түгел, ә яңа ачышлар вакыта да, – ди Каролина.

Хәер, бу кызның тормышында тәүге рекорд түгел. Шушы үзизоляция чорында гына да ул 18 дөнья һәм 2 милли рекорд куйган. Моның белән генә туктап калмыйча, Җиңү көненә тагын бер рекорд куярга җыена ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
КӨТЕЛМӘГӘН БОРЫЛЫШ
138
0
0
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
674
0
0
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
1534
0
1