Логотип Идель
Белми калма

ӘДӘБИ БӘЙГЕ: ҖИҢҮЧЕГӘ АКЧАЛАТА БҮЛӘК!

Син роман, шигырь, хикәя һәм повестьләр язасың, һәм иҗат җимешләреңне бөтен дөнья күләмендә таныту теләге белән янасың? Димәк, бу бәйге нәкъ тә синең өчен!

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы 2020 елның 6 октябрендә үз эшен башлап җибәрде. Әлеге бәйгенең төп максаты - татар телен үстерү, әдәбиятны яңа әсәрләр белән баету һәм татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче авторларны барлау. Искәртеп узарга кирәк, бәйгедә татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмәт чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Иҗади көч сынашу исә ун номинациядә уза.

Шунысы кызык, әдәби конкурста катнашучыларның исемнәре җюри карар чыгарганда билгеле булмый, ә әсәр бары тик тәхәллүс белән имзалана. Авторлар турында белешмә булган конвертлар исә җиңүче итеп тәкъдим ителәчәк әсәрләрнең авторларын билгеләгәннән соң гына ачыла! Бу рәвешле бәйге нәтиҗәле максималь рәвештә гадел булыр дип көтелә.

Гаризаларны исә 2021 елның 1 сентябренә кадәр, ә “Роман” номинациясе буенча әсәрләр 2021 елның 1 декаберенә кадәр җибәрергә мөмкин. Һәр номинациядә өч җиңүче билгеләнәчәк, алар акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк.

Конкурсның тулы нигезләмәсе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X