Логотип Идель
Белми калма

COVID-19: ПРИВИВКА АЛДЫННАН БАЛЛЫ РИЗЫК АШАУ ХӘЛНЕ НАЧАРАЙТА

Табиб-терапевт, гастроэнтеролог Никита Харлов коронавирустан прививка ясатыр алдыннан тәм-том ашау зыянлы, дип белдерде.

Аның фикеренчә, баллы ризык канда шикәрне арттыра, ә бу исә прививканы авыр кичерүгә китерергә мөмкин. Табиб – вакцинация алдыннан махсус әзерлекләр таләп ителми, ләкин, сәламәтлеккә зыян килмәс өчен, дөрес тукланырга кирәк, дип аңлата. Шулай ук ул потенциаль аллерген продуктлардан баш тартырга, җиләк-җимеш куллануны ике тапкыр киметергә, кавынны бөтенләй рационнан алып торырга киңәш ителә. Бу кагыйдәләрне вакцинациядән соң да ике атна буена үтәргә кирәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев