Логотип Идель
Белми калма

ЧИСТАЙДА ТАТАРСТАННЫҢ ӘЙДӘП БАРУЧЫ ФЕСТИВАЛЬ ХӘРӘКӘТЛӘРЕНЕҢ ГАЛА-КОНЦЕРТЫ УЗДЫ

«Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман» Республика фестивальләре лауреатлары һәм җиңүчеләренең гастроль туры тәмамлана. Әле кичә генә алар Чистайда зур гала-концерт куйдылар. Open-air форматындагы ачык концерт мәйданчыгында җыр һәм бию аша фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары шәһәр халкына дөньяның төрле халыкларының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләделәр. Өч сәгатьлек тамаша сәнгатькә битараф булмаган барлык кешеләрне дә җыйды.

«Бүген сезнең алда «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман» фестивальләренең күренекле балалары һәм яшьләре чыгыш ясый. Алар арасында шулай ук сезнең талантлар да бар. Район җитәкчеләренә, халыкка сезнең талантларыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсе килә», – диде  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.   

Аларның чыгышларына шулай ук ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казанның музыка һәм театр училищелары студентлары да кушылды.

«Миңа калса, «Йолдызлык» – үсеп килүче буын өчен яхшы мәктәп. Алар безнең тәҗрибәбезне сеңдерәләр», – дип әйтте җырчы, актер, халыкара фестивальләр лауреаты Владимир Шнитко.

Фестиваль туры Буада гала-концерт белән 18 сентябрьдә тәмамланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X