Логотип Идель
Белми калма

БӨТЕНРОССИЯ ФӘН ОЛИМПИАДАСЫНЫҢ МӘКТӘП ЭТАБЫ УЗА

Татарстан укучылары олимпиадаларда актив катнаша, халыкара, бөтенроссия һәм төбәкара бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Узган уку елында төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга Татарстан мәктәпләреннән 183 меңнән артык укучы җәлеп ителгән. Мәктәпләрдән 400ләп бала Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнашкан. Шуларның 211е республикабызга призлы урыннар китергән. Шулай итеп, Татарстан тугызынчы ел рәттән Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча 3 урында тора.

Гомуми белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче номерлы лицей-интернаты үзен иң яхшы яктан күрсәткән: лицейның хәзерге вакытка 24 призлы урыны бар.

Шулай ук Актаныш, Саба, Арча, Чистай районнарын да билгеләп үтәсе килә. Бу районнарның мәктәпләрендә уку елы эчендә 9дан 16га кадәр өстәмә призлы урыннар үсеше күзәтелгән.

Татарстанда мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадалары 22 сентябрьдә башланып, 29 октябрьдә тәмамланачак. Һәр теләгән кеше фән олимпиадасының мәктәп этабында катнаша ала. Математика (4-11 сыйныфлар), биология, астрономия (5-11 сыйныфлар), физика һәм химия (7-11 сыйныфлар) буенча олимпиадалар «Сириус.Курслар» платформасында үтәчәк.

Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабын үткәрү турында өстәмә мәгълүматне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең рәсми сайтында, Сириус белем бирү үзәге сайтында карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X