Логотип Идель
Белми калма

БОЛГАРДА «КАРА ПУЛАТ» ОПЕРАСЫ КҮРСӘТЕЛӘЧӘК

12-13 нче август көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Кара пулат» операсы күрсәтеләчәк. Моңарчы бары тик театрда гына күрсәтелгән спектакль саф һавада , тарихи урында куелачак. Чараның режиссеры – Илгиз Зәйниев.

Әлеге опера 2015 елда Татарстан Республикасының беренче Президенты – Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган иде. Бу музыкаль әсәрнең кабаттан тамашачыга тәкъдим ителүе Идел буе Болгар иленең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына туры китерелгән, шуңа да аны 2022 елның май аенда К.Тинчурин театрында кабаттан куйдылар.

Болгарда куелачак опера исә, оригинал спектакль кебек үк булмаячак.

Илгиз Зәйниев: «Моңарча Татарстанда open-air форматында опера куелганы юк иде. Болгарда кара пулат тирәсендә без сәхнәне «Г» хәрефе белән төзедек. Декорацияләр, кайбер мизансценалар аерылып торачак. Шуңа күрә минем бурыч – бу операны булган декорацияләргә адаптацияләштерергә. Икенче бурыч – җырлаучы артистларга драматик планда ярдәм итү иде», – дип сөйләде режиссер.

Опера 20:00 башланып, сәгать ярым дәвам итәчәк. Тамашачылар өчен махсус утыру урыннары әзерләнгән, кайберәүләре урындыкларда, ә кайберәүләре печән түкләренә утырачаклар. Мәйданчыкта 2000 кадәр кеше сыячак дип, искәртеп киттеләр оештыручылар. Операны карау өчен керү бушлай. Казан тамашачылары өчен автобус белән бару-кайту оештырылачак. Машиналар  Московская урамы  2 адресаныннан кузгалачаклар. Барып-кайтуның бәясе – 1000-1300 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X