Логотип Идель
Белми калма

«БОЛЬШИЕ ВЫЗОВЫ» – ФӘННИ-ТЕХНОЛОГИК ПРОЕКТЛАР БӘЙГЕСЕ: ИҢ ЯХШЫ ПРОЕКТЛАР АВТОРЛАРЫ «СИРИУС»КА БАРАЧАК

«Большие вызовы» Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар бәйгесе – 7-11 сыйныф укучылары, 1-2 курс студентлары өчен үткәрелә торган зур чара. Биредә катнашырга теләүчеләр 15 февральгә кадәр бәйгенең сайтында үз гаризаларын калдырырга тиеш. 

«Большие вызовы» инде җиденче тапкыр үткәрелә. Бәйгедә фәнни, технологик тикшеренүләр белән мавыккан яшьләр үзләрен күрсәтә, экспертлардан кире элемтә ала. Шулай ук бәйге «Сириус» белем бирү сменасында катнашу мөмкинлеге бирә. Анда бөтен илдән җыелган балалар фәнни-техник иҗат белән шөгыльләнә. «Большие вызовы» аларның күбесенә булачак һөнәрләрен сайлауда да ярдәм итә әле», – дип әйтә «Казан талантлар университеты 2.0»ның башкаручы директор вазыйфаларын үтәүче Адилә Әхмәтова.

Узган елны «Большие вызовы» бәйгесенә 400 кеше гариза биргән. Шуларның 17се «Сириус»ка проект сменасына эләккән. Адилә Әхмәтова сүзләренчә, быел да бәйгедә катнашкан иң яхшы проектлар авторлары «Сириус»ка белем бирү сменасына барачак.

Бәйгегә, беренче чиратта, шәхси проектлар кабул ителәчәк. Төркем белән эшләнелгән проектлар өлешләргә бүленәчәк, шуңа күрә мондый очракта һәр кеше үз эшләгән өлешен күрсәтергә тиеш. Шуннан соң экспертлар читтән торып эшләрне бәяләячәк һәм үз комментарийләрен бирәчәк. Аннан соң инде катнашучыларга проектларны «җыярга» булышачаклар. Март аенда йомгаклау яклавы үтәчәк һәм республика этабының финалын уздыру планлаштырылачак.

                              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев