Логотип Идель
Белми калма

БӘЛАГӘ ЮЛЫККАНДА НИШЛӘРГӘ? ЧИТ ТЕЛНЕ НИЧЕК ӨЙРӘНЕРГӘ? ЯШҮСМЕРЛӘР ТЕЛЕФОНЫНА 8 КУШЫМТА

Әгәр синең телефоныңда Instagram, Вконтакте һәм TikTok кына булса, сиңа тизрәк яңа кызыклы кушымталар йөкләргә кирәк. Без төрле очракларда да яшүсмерләргә булыша алырдай файдалы кушымталарны тупларга булдык. Биредә син бәлага тарыгач, нишләргә, математикадан мисалларны ничек чишәргә һәм башка телләрдә кайда аралышырга икәнлек турында белерсең.

 

1. Forest

Бу кушымта нәрсә белән дә булса шөгыльләнгәндә, игътибарны читкә юнәлтмәскә ярдәм итә. Әйтик, син нинди дә булса бурычны үтәү өчен күпме вакыт кирәклеген чамалап, телефоныңа таймер куясың. Шушы вакытта экранда агач үсә башлый. Әгәр син телефонга тисәң яисә башка кушымтага керсәң, агач үләчәк. Тупланып килгән агачлар исә эчке валютага әверелә, аны соңыннан чын агач утыртуга алыштырырга мөмкин. Чөнки кушымтаны уйлап табучылар «Trees for the Future» дигән агач утырту оешмасы белән хезмәттәшлек итә.

2. СТИХиЯ

Рус әдәбиятыннан БДИ тапшыручыларга бу кушымтаның кирәге чыгачак. СТИХиЯ рус телендәге шигырьләрне ятларга булыша. Текстны яхшырак истә калдырыр өчен, кушымтада шигырьне берничә этапка бүлеп ятлап була. Шулай ук шигырь ятларга ярдәм итәрдәй популяр кушымталар рәтенә Pushkin4ever, Emoji Pushkin, Learn poem да керә.

3. Chordify

Кушымтада теләсә нинди музыкаль видеоны җырларның аккордларына әйләндерергә мөмкин.  Төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнүчеләргә бу кушымта зур ярдәмче булачак. Әйтик, синең күптәннән гитарада яраткан җырыңны уйнарга өйрәнәсең килә ди. Бу теләгеңә Chordify белән  бик күңелле һәм җиңел генә ирешеп булачак. 

4. Daylio

Биредә син көн саен үз хис-кичерешләреңне, планлаштырылган эшләреңне теркәп бара аласың. Бер сүз белән генә әйтсәк, бу синең шәхси көндәлегең инде. Мондый көндәлек эчке халәт динамикасын күзәтеп торырга һәм куелган максатларга ирешергә ярдәм итә.

5. Photomath

Ә бу исә төрле тигезләмәләрне һәм башка математик мисалларны чишәргә булыша. Бу кушымтада барысы да бик уңайлы һәм тиз аңлатылып бирелә. Син хәтта кулдан язылган мисалыңны камерага китерсәң дә, кушымта аны ничек итеп чишәргә кирәклеген күрсәтәчәк. Әле аннан соң ул тагын шундый ук мисалларны эшләп карарга тәкъдим дә итәчәк.

6. SILSILA

SILSILA – нинди дә булса куркыныч очракларга эләккәч, ярдәм чакыру өчен ашыгыч тамга. Кушымтага баскач, барлык якыннарыңа да синең кайда икәнлегең турында хәбәр җибәрелә һәм телефон экранында төрле ярдәм үзәкләре контактлары барлыкка килә.

7. Tandem

Кушымта башка телләрдә аралашырга теләгәннәр өчен файдалы булачак. Биредә телне камилләштерергә, имтиханнарга әзерләнергә, яңа танышлар табарга мөмкин. Шунысы шәп: биредә әңгәмәдәшеңә синең белән аралашу һәрчак кызык булачак.

8. DailyArt

Биредә көн саен бер сәнгать әсәре пәйда була. Ләкин ул рәсем рәвешендә генә булып калмый, ә жанрның үзенчәлекләре турында хикәя сөйләп, сурәтнең барлыкка килү тарихын да тасвирлап бирә. DailyArt сәнгатькә карата кызыксыну уятачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев