Логотип Идель
Белми калма

БИЮЧЕЛӘР ӨЧЕН ШӘП МӨМКИНЛЕК!

Иҗат кешесе һәрвакыт үсәргә, үзен күрсәтергә, камилләшергә тиеш. Остаханәдә, бию залында, студиядә генә утырып моны эшләп булмый. Шуңа күрә бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашырга кирәк. Ә без сезнең өчен бик шәп бәйге таптык. Хәзер сөйлибез!

6-7 апрель көннәрендә Казанда һәм илебезнең башка шәһәрләрендә Халыкара “Зажигай” бию бәйгесенең ярымфиналы узачак. Биредә Бию театры, халык, эстрада һәм заманча бию ансамбльләре,сәнгать мәктәпләренең хореографик коллективлары; һөнәри уку йортлары ансамбльләре, Россия шәһәрләренең һәвәскәр хореография коллективларын алып баручылар катнаша ала. Чираттагы бәйге диярсез сез! Ә менә юк, аның берничә үзенчәлекле ягы бар! Хәзер сөйлибез!

 

ЖЮРИ

“Зажигай” бәйгесендә сезне чын профессионаллар бәяләячәк. Шуларның берсе – Егор Дружинин. “Танцы” проектын караган һәр яшүсмер аны белә инде! Шулай ук жюри арасында атаклы ансамбль җитәкчеләре, халыкара бию бәйгеләре җиңүчеләре, популяр хореографлар булачак!

 

БҮЛӘКЛӘР

Бәйгенең бүләкләре дә бик шәп! 1, 2, 3 дәрәҗә лауреатлары дипломнар, медальләр, кубоклар һәм махсус резидент картасы бонуслары белән бүләкләнәчәк. Шулай ук ярымфинал җиңүчеләре зур финал концертында катнашу мөмкинлеген алачак, ул 2024 елның ноябрендә Казанда узачак. Әле алай гына да түгел, бу бәйгедә катнашкан һәм җиңгән коллективларның һәр катнашучысына да ай саен түләнә торган стипендия дә каралган! Бу әле бүләкләрнең яртысы гына! 

 

НИЧЕК КАТНАШЫРГА

Гаризаларны әлеге сылтама аша тутырып була. Шунысы кызык:, бәйге өлешеннән тыш катнашучыларга экскурсияләр, дискотекалар һәм бик күп кызыклы активлыклар каралган. Гариза бирергә ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев