БЕРЕНЧЕ ЯШЬ БЛОГЕРЛАР ФОРУМЫ: КАЙДА? КАЙЧАН? КЕМНӘР КАТАНАША?
Татарстанда «Со смыслом» дип аталган беренче яшь блогерлар форумы уздырыла. Бу турыда Яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыков хәбәр итте. Кайда? Кайчан? Кемнәр катнаша? Бу турыда тулырак – язмада!
«Со смыслом» форумы 3-5 сентябрь көннәрендә Лаеш районының «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Әгәр син 18-35 яшьлек креатив блогер икән, 25 августка кадәр форумда катнашу өчен биредә теркәлергә өлгер. Үз блогын яңарак кына башлап җибәрүчеләр бер дә борчылмасын! Биредә алар өчен төрле дәрәҗәдәге уку-укыту программасы әзерләнгән.
Яшьләр министры сүзләренчә, бу мәйданчык берничә көндә тәҗрибә белән бүлешү, бер-береңә файдалы киңәшләр бирү өчен оештырыла. Катнашучылар өчен белем бирү программасыннан тыш, мәдәни чаралар да тәкъдим ителәчәк. Ә форумның спикерлары итеп республика һәм федераль дәрәҗәдәге блогерлар чакырылган.
Форумны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы «Инсайт Люди» продюсерлык үзәге белән берлектә оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
Нет комментариев