Логотип Идель
Белми калма

БАЛЛЫГА ТАРТЫЛУНЫ НИЧЕК КИМЕТЕРГӘ?

АКШдагы Кливленд клиникасы диетологлары татлыга тартылуны ничек җиңәргә кирәклеге турында киңәшләр бирә. Әгәр син дә тәм-том яратучылар рәтеннән икән, бу кыска язманы укып чык!

Шулай итеп, табиблардан 3 төп киңәш:

1.  Баллы ризыкны куллануны кинәт кенә туктатырга ярамый. Тәм-томнардан тулысынча тыелу күңел халәтенә негатив йогынты ясаячак. Аннан исә, үзең дә сизмәстән, баллыны, түзә алмыйча, артык күп ашап ташлаячаксың.

2. Шикәрле ризыклардан акрынлап баш тарту өчен, башта туклыклы матдәләре югары булган татлы азык-төлеккә күчеп карарга кирәк. Ананас, чия яки җиләк, шулай ук йогурт, табигый арахис мае һәм кара шоколад ашарга ярый. Әйе, башта гадәткә кергән торт, кәнфит, печеньеларны йогурт һәм кара шоколадка алыштырып кую бик авыр биреләчәк, әмма бераздан барыбер өйрәнеп китәргә мөмкин.

3.  Ясалма балландыргычлар кулланырга кирәкми! Табигый бал һәм өрәңге сиробын ашау яхшырак булыр. Ләкин аларны да норманы белеп кенә кулланырга онытма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев