Логотип Идель
Белми калма

БАЛАЛАРНЫ ЗУР СӘХНӘГӘ МЕНГЕЗҮЧЕ “БАЛАЧАК ҖЫРЫ”

Балачак җыры” – “ШАЯН ТВ” каналы Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм “Мәрхәмәт-Милосердие” Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә сәләтле балалар катнашындагы бәйге. 

Бәйгенең төп максаты – сәләтле композиторларны һәм шагыйрләрне ачыклау, татар телендәге балалар җырларын полулярлаштыру.  Бәйге инде 3 нче ел рәттән уздырыла. 2022 нче елда барлыгы 114 гариза җибәрелгән һәм шулар арасында, 3 этапны узып, нибары 5 җыр финалга чыгачак. Финалга чыгучы яшь артистларга җырларын  студиядә яңа, заманча аранжировка ясатып яздырырга һәм сыйфатлы клип төшерергә мөмкинлек биреләчәк. Моннан тыш җиңүчеләрнең җырлары “Балачак җыры”ның алтын фондына кертеләчәкләр һәм “Сәйлән” фестивалендә яңгырыячак. Шулай ук яшь башкаручылар үзләренең җырлары белән “Балачак җырының” махсус концертлар циклында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия.

Концертларны балалар июнь буе  башкалабызның төрле концертлар залында ишетә алачаклар. Шулай итеп чыгышларны 31 май көнне “Тимерюлчылар” мәдәният үзәгендә , 7 июнь “Чулпан” мәдәни үзәгендә  , 16 “Сәед Галиев” мәдәният сараенда, 21 июнь “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә күреп булачак. Концертлар киләчәктә Республиканың башка районнарында да планлаштырыла, дип җиткерде “ШАЯН ТВ” телеканалының башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев