БАЛАЛАР УЕННАРЫ, ФОТОКҮРГӘЗМӘ ҺӘМ КУРЧАКЛАР ЯСАУ ДӘРЕСЕ: ГОРЬКИЙ ПАРКЫНДА БӘЙРӘМ УЗДЫРЫЛА
7 августта 18:00 сәгатьтә Казанның Горький исемендәге паркында «Тормыш агачы» проектының икенче чарасы уза. Бәйрәм балалар уеннарына, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләренә багышланган булачак. Чарада ниләр көтелә?
1. 7 милли ишегалдында республика районнарының фольклор коллективлары бала туу, исем кушу серләре турында сөйләячәкләр. Бәйрәм кунакларын курчаклар, обереглар, балчык уенчыклар һәм күн сувенирлар ясау дәресләре көтә.
2. Теләге булган һәр кеше пешерелгән эремчек шарлары һәм самовардан үлән чәе белән сыйлана алачак.
3. Паркта халык уеннары, шул исәптән «Ашык» уенын уйнау мөмкинлеге дә булачак.
4. Идел буе халыкларының әкиятләре турында яшь казанлыларга «Әкият аланы»нда сөйләячәкләр, ә сабыйлар өчен «Балачак аланы» оештырачаклар.
5. Бәйрәм сәхнәсендә Казан, Балтач, Тукай һәм Яңа Чишмә районнарының балалар һәм фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак.
6. Көн дәвамында паркта «ХХ гасырда Идел буе халыкларының балачак дөньясы» фотокүргәзмәсе эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев