Логотип Идель
Белми калма

БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ӘДӘБИ МАРАФОН ҺӘМ БЕЛЕМ РАДИОСЫ

Китап укырга яратасыңмы? Алайса шәп яңалык! Китап сөючеләр өчен әдәби марафон башлану игълан ителде. 1 июль көнне «Әдәби марафон» проекты китап укырга яратучы балалар өчен XX бәйгесен башлап җибәрә. Марафонда Россиянең теләсә кайсы почмагыннан 18 яшькә кадәрле 1-11 сыйныф укучылары, балалар бакчаларының мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары һәм I-II курс студентлары катнаша ала.

Әдәби марафон турында дөньяда шактый күп кеше белә. Проект татар интернет челтәрендә файдалы мәгълүматлар санын, сөйләм байлыгын арттыру һәм татар әдәбиятына кызыксыну уятуны максат итеп куя. Марафон кысаларында 1-21 июльгә кадәр көн дә татарча китап укырга һәм аларның иң яхшы өзекләрен ВКонтакте социаль челтәренә #әдәбимарафон, #татнетныүстерүфонды, #татарстанязучыларберлеге, #китапнәшрияты һәм #фондкультурныхинициатив хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Шулай ук марафон кысаларында китаптан өзекне аудио яисә видеога яздырырга мөмкин.

«Балалар әдәбиятына игътибар бирү бик кирәкле юнәлеш булды. Чөнки балалардан башлап әдәбиятка якынайтмасак, безнең киләчәктә бергәлек көчебез булмаячак», – дип ассызыклады шагыйрә Илсөяр Иксанова. Шагыйрә шулай ук хәзерге вакытта балалар әдәбиятының күптөрлелеген дә билгеләп үтте.

Дөрестән дә, балаларның әдәбиятка, белем алуга тартылуы бүгенге көндә бигрәк тә мөһим. Шул исәптән, Татнетны үстерү Фонды яшүсмерләр, мәктәп яшендәге балалар өчен ике телле «Белем» интернет-радиосын эшләтә башлаячак. Радионың төп эчтәлеген мәктәп укучыларына кирәк булган мәгълүмат тәшкил итәчәк. Яңа уку елы башында «Белем» үзенең беренче тыңлаучыларын җыя ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев