Логотип Идель
Белми калма

БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШЬЛӘР КОЛЛЕКТИВЛАРЫН ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР

Татарстанның балалар һәм яшьләр коллективларын "Театраль Идел буе" фестивалендә катнашырга чакыралар. Гаризаларны 15 ноябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Безнең төп бурычыбыз – балаларыбызны, яшьләребезне иҗат мохитенә җәлеп итү. Бәлки, аларның барысы да киләчәктә мәшһүр актерлар булмас, әмма театр түгәрәкләренә йөргәндә, театр тамашалары куелганда алырга булган белемнәр төгәл ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә безгә 23 гариза тәкъдим килде Белем бирү учреждениеләренә дә мөрәҗәгать итәргә телим: гариза бирү вакыты әле бар», – диде Дамир Натфуллин. Исегезгә төшерәбез, «Театраль Идел Буе» фестивале – Россиядә Театр елы (2019 ел) кысаларында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән гамәлгә ашырылган округ иҗтимагый проекты. Фестиваль быел 5 нче тапкыр уздырыла. Проект яшьләр театр сәнгатен популярлаштыруга һәм яшьләрнең мәдәни күзаллауларын киңәйтүгә, үзешчән театр коллективларына ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев