Логотип Идель
Белми калма

«БАЛАЧАК ҖЫРЫ» ҺӘМ «СӘЙЛӘН» ҖЫЕНТЫКЛАРЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесе җыентыгын һәм  «Сәйлән»  фестивале җиңүчеләре альбомын тәкъдим итә. Бүгенге көндә балаларга зур игътибар бирелә, төрле фестивальләр һәм чаралар оештырыла. Әмма махсус, балалар өчен язылган җырларны табу авыр. Ә бу җыентык һәм альбомдагы җырларны балалар үзләре өйрәнеп, төрле бәйрәмнәрдә башкарырга мөмкин. Шулай ук алар укытучылар өчен дә яхшы ярдәмче була ала.

«Балачак җыры» бәйгесе инде өченче тапкыр үткәрелә. Биредә 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны җыеп, балалар иҗатын татар җырлары белән баету. «Балачак җыры» җыентыгына җиңүче исемен алган җырларның текстлары һәм ноталары кергән. QR-код ярдәмендә һәрбер җырның фонограммасын, клибын да табып була.

«Сәйлән» фестиваленә килгәндә исә, ул дүртенче тапкыр уза. Анда ел да меңләп бала катнаша. Бирегә татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балалар җыела. Бу альбомга барысы 22 җырчы кергән. Әзер җыентыклар балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен, мәдәниятен популярлаштырырга ярдәм итә.

«Сәйлән» проектында катнашырга теләгән кечкенә җырчылар гаризаларны 3 июльгә кадәр җибәрә ала. «Балачак җыры» бәйгесе исә 1 июньгә кадәр уздырыла, ә гаризаларны 1 майга җибәреп бетерергә кирәк. Тулы мәгълүмат https://shayantv.ru/news/Balachak__/ сылтамасы буенча урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев