Логотип Идель
Белми калма

«БАЛА ХОКУК ДАИРӘСЕНДӘ» БӘЙГЕСЕНДӘ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ГРАН-ПРИ ИЯЛӘРЕН БИЛГЕЛӘДЕЛӘР

21 ноябрьдә «Московский» мәдәни үзәгендә VIII «Бала хокук даирәсендә» республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә  җиңгән 10 роликка 20000, ә тамашачылар симпатиясе призы ияләренә 10000 сум күләмендә премия тапшырылды.  

«Бала хокук даирәсендә» бәйгесе 20 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья балалар көненә багышланган. Ел саен бәйге Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә. Менә инде 8 ел дәвамында бәйге бала хокукларын популярлаштыра, балаларның һәм яшьләрнең белем алуын, социаль-хокукый активлыгын үстерә.

Бәйгедә индивидуаль рәвештә 6 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр, шулай ук иҗат коллективлары катнашырга мөмкин. Быел бәйгегә 469 эш җибәрелгән, 1400 дән артык кеше анда катнашкан. Икенче этапка 301 эш узган.

«Бәйге яшьләребез үз хокукларын белсен өчен кирәк. Ул балаларыбызда хокукый аң формалаштырырга ярдәм итә. Видеороликларны әзерләү этабы яшүсмерләргә алдагы тормышлары өчен дә кирәк дияр идем. Киләчәктә күп кенә җиңүчеләр һәм конкурсантларыбыз юрист, прокурор, адвокат булып эшли башлый. Быел бәйгегә уйландыра, шулай ук көлдерә торган видеороликлар да килде. Эшләрдә гаилә темасы, ата-аналар белән мөнәсәбәт, шулай ук мәктәп конфликтлары, яшьтәшләр һәм укытучылар белән мөнәсәбәтләр чагылды», –  дип сөйләде бүләкләү тантанасы алдыннан Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец.

Бу елгы бәйгенең яңалыгы да бар. Жюри әгъзалары беренче тапкыр Гран-прига ия булучы эшләрне билгеләде. Лениногорскның «МультКадрики» мультипликацион студиясе, Яр Чаллыдан 2 нче балалар сәнгать мәктәбенең иҗат коллективы, шулай ук Казанның «Хыял иле» иҗат төркеме 100 мең сум премия белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев