Логотип Идель
Белми калма

"Авыру" егетләрне барыбер армиягә алачаклар

Россиядә тиздән армиягә алу тәртипләре тагын да кырысланачак. Оборона министрлыгы армиягә алыну турындагы законнарга өстәмәләр кетмәкче.

Үзгәрешләр армиягә чакырылу алдыннан уза торган медкомиссиягә кагылачак. Медкомиссия уздыручы табибларның вәкаләтләрен арттыру күздә тотыла. Район яки шәһәр табиблары тарафыннан хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган егетләрне медкомиссиядә кабат тикшерергә мөмкиннәр. Әгәр егет монда "хәрби хезмәткә яраклы" дип табыла икән, элек куелган диагнозны бөтенләй кире кага да алачаклар. Бу үзгәрешләр ялган справкалар алып армиягә бармый калу очракларын киметүгә каршы көрәшәчәк, дип ышана белгечләр.

Шулай ук медкомиссия табиблары әлегә карап чыгу ("осмор") хокукларына гына ия булса, моннан соң алар авыруны тикшереп чыгарга ("освидетельствовать") диагноз куярга һәм хезмәт итәргә яраклы яки яраксыз дип бәяләмә бирергә мөмкиннәр. Медосмотр бары тик өстән-өстән карап чыгу гына булса, икенчесе - диагнозны раслау өчен төрле тикшеренүләр уздыруны күздә тота.

Тагын бер үзгәреш инде авыру дип табылган егетләргә кагылачак. Хезмәт итәргә яраксыз булучыларның диагнозлары дәваланырга мөмкин дип табылса, аларны стационар дәвалану үзәкләренә җибәрәчәкләр. Аларны хастаханәләрдә дәваларга, яки дәвалап булмау турында нәтиҗә ясап, тиешле рәвештә хезмәт итүдән шунда азат итәргә тиеш булачаклар.

Бүгенге көндә армиягә сәламәт булмау аркасында бармый калучылар арасында иң еш очрый торган диагнозлар: яссы табанлылык, сколиоз, ерактан начар күрү, гипертония, тире авырулары һәм шикәр авыруы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев