Логотип Идель
Белми калма

АЛЛЕРГИЯДӘН ЯРДӘМ ИТӘ ТОРГАН 8 ПРОДУКТ

Әлбәттә, туклану ярдәмендә генә аллергия мәсьәләсен бөтенләй үк хәл итеп бетереп булмый. Тик дөрес сайланган продуктларны ашау үзеңне яхшырак хис итәргә ярдәм итәчәк. Бу язмада без сезгә аллергиядән ярдәм итә торган, файдалы 8 продуктны тәкъдим итәргә булдык.

АНАНАС

Ананас – витаминнар  чыганагы. Ул серкәгә аллергия булган кешеләр өчен файдалы булачак. Әлеге фрукт үз эченә бромелаин ферментын алган, шул сәбәпле, ананас кычытуны, шешне бетерә алырга сәләтле.

ҖИЛӘК

Җиләктә исә кандагы гистаминнарның дәрәҗәсен һәм аллергия симптомнарын киметүче С витамины күп.

ГОРЧИЦА

Ачы ризык яраткан аллергиклар сөенә инде хәзер. Әйе, горчица борын тыгылуны бетерә ала, тын юлларын ачып җибәрергә ярдәм итә. Шуңа күрә берәр нәрсәгә аллергия башланса, яныгызда горчица булсын.

КЫЗЫЛ АЛМАЛАР

Кичке ашка бер кызыл алма ашап куйсагыз, аллергиягез бетте дигән сүз. Кызыл алмаларда кверцетин дигән матдә бар, ул көчле антиоксидант булып санала. Ул тузанга, чәчәк серкәсенә, хайваннар йонына булган аллергия белән яхшы көрәшә.

МИНДАЛЬ

Чикләвекләрнең файдасы турында күбегез белә. Миндаль – табигый антигистамин һәм магний чыганагы булып санала. Аллергия сезне читләтеп узсын өчен, көн дә күпләп миндаль ашарга тырышыгыз.

ГРЕК ЙОГЫРТЫ

Йогурт – файдалы десерт һәм аксым чыганагы. Продукт составына шулай ук пробиотиклар да керә, алар язгы ютәлдән һәм төчкерүдән ярдәм итәчәк.

ТАТЛЫ БОРЫЧ

Татлы борычта да шулай ук аллергия симптомнарын киметә торган С витамины күп. Шуңа күрә аны салатларга салу мәҗбүри!

МАЙЛЫ БАЛЫК

Аллергиядән ярдәм итә торган продуктларның исемлеген майлы балык тәмамлап куя. Омега-3 май кислотасы скумбрия яки сардин кебек балыкларда бар, ул организмда ялкынсыну процессының үсешен туктатырга сәләтле. Майлы балыкны ашау борын тыгылу, тамак шешү кебек аллергия симптомнарыннан ярдәм итәчәк.

Ә МЕНӘ БУ АЗЫК-ТӨЛЕКЛӘРНЕ ЧИТЛӘТЕП ҮТСӘГЕЗ, ЯХШЫРАК БУЛАЧАК:

СЫР

Аллергикларга сөт ризыкларыннан читтәрәк торырга киңәш итәләр. Гауда һәм Пармезан кебек сырлар гистаминнар аркасында аллергия симптомнарын көчәйтергә мөмкин, шуңа күрә бу продуктлардан баш тартыгыз.

ИПИ

Ипи исә борын тыгылуга һәм бугазның шешүенә китерә ала. Әйе, бу һәрвакыт күзәтелмәскә дә мөмкин. Ләкин, әгәр сез аллергиклар рәтеннән икән, иммунитетыгыз да какшаган булса, ипине бик ашамаска тырышыгыз.

КЫЗЫЛ ИТ

Әгәр бертуктаусыз борыннан акса, сезгә сыер, дуңгыз һәм сарык ите кебек кызыл итләрдән ераграк торырга кирәк, бу продуктларда аллергеннар күп. Ә менә тавык яки йорт куянының ите аллергиклар өчен куркынычсызрак вариант булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев