Логотип Идель
Белми калма

«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»НЕҢ МАКСАТЫ – БӨТЕН ЯШЬЛӘРНЕ, МӨМКИНЛЕКЛӘРЕН ҺӘМ СӘЛӘТЛӘРЕН ИСӘПКӘ АЛЫП, ТОРМЫШКА ӘЗЕРЛӘҮ»

Казанның «УРАМ» экстрим-паркында «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче төбәк советы утырышы узды. Анда проектның алга таба планы билгеләнде.

ТР Президенты ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәрәкәтнең ике төп бурычы булуы турында әйтте. Бу – традицион кыйммәтләрне популярлаштыру һәм җәмгыятьнең тотрыклы социаль һәм психик үсеше өчен белемнәр, күнекмәләр тарату.

«Хәрәкәтнең миссиясе биш төп блоктан тора. Беренчесе – Россия белән булу, яшьләрнең яшәү урыны, шәһәр, республика, ил турында аңлавы формалашачак. Икенчесе – эмпатия һәм бер-береңне хөрмәт итү кебек кыйммәтләр турында сөйләүче кеше булу. Өченчесе – бергә булу. Биредә коллективта эшләвебезгә, тирә-юньдәгеләргә ярдәм итүебезгә басым ясала. Дүртенчесе – хәрәкәттә булу. Нәкъ менә хәрәкәттә файда туа. Бишенчесе – беренче булу. Бу үз юнәлешеңдә иң яхшысы булырга омтылу дигән сүз», – дип сөйләде Тимур Сөләйманов.

«Алдынгылар хәрәкәте»нең клублары мәктәпләрдә, яшьләр үзәкләрендә, яшүсмерләр оешмаларында барлыкка киләчәк. «Хәрәкәт, әлбәттә, бик зур. Безнең максатыбыз һәрбер юнәлеш буенча берничә процентны гына алып, баланы әзерләү түгел, ә бөтен яшьләрне, мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен исәпкә алып, тормышка хәзерләү. Кемдер хоккейда, кемдер җырда, кемдер театрда, кемдер техник юнәлештә үзен ача ала. Кемдер табиб, кемдер пешекче булырга хыяллана. Болар барысы да шушы хәрәкәткә кергән юнәлешләр булырга тиеш», – диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X