«ӘЛБӘДӘН» ФЕСТИВАЛЕ: ТЕХНИКА, МАХСУС ДЕКОРАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТУЛЫСЫНЧА ТАРИХКА ЧУМУ
22-23 июнь көннәрендә «Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале көтелә. Фестиваль инде алтынчы тапкыр Брест ныгытмасын саклауда катнашкан Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган ягында – Питрәч районы Әлбәдән авылында оештырыла.
Чара 350дән артык катнашучы һәм 10 меңнән артык кунакны бер җирдә җыячак. Бирегә Россиядән генә түгел, башка илләрдән дә килүче катнашучылар булачак дип көтелә.
Чара Бөек Ватан сугышы геройларын хәтердә тоту, алар белән яшь буынны таныштыру, каһарманнарның батырлыгын кабаттан искә төшерү ниятеннән чынга ашырыла. Фестиваль өчен махсус декорацияләр ясалган, биредә күп тарихи техника катнашачак. Моннан тыш, чарада концерт номерлары, чәй белән сыйлану да каралган.
Фото: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев