Логотип Идель
Белми калма

АКШ ҺӘМ ЕВРОПА РӘССАМНАРЫ КАЗАНДА ЗУР ГРАФФИТИЛАР ЯСАЯЧАК

14 августта «Мәдәни код» дип исемләнгән халыкара урам сәнгате фестивале башланды. Бу фестиваль барышында Казанга төрле илләрдән килгән рәссамнар Әпсәләмов һәм Четаев урамнары буенча биналарның алгы якларына рәсемнәр ясаячак. Шул уңайдан, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат конференциясе узды.

Барлыгы 7 мурал булдыру планлаштырыла. Аларны буыннар бәйләнеше темасы, шулай ук, безнең чор вакыйгаларының иҗади интерпретацияләре берләштерәчәк.

Конференциядә яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Мәдәни код» проектының авторы Дмитрий Левочкин катнашты.

«Казан мәдәни башкалаларның берсе. Казанда яшәүчеләр, безнең балаларыбыз өчен бу рәсемнәр көндәлек тормышның бер өлеше булачак. Татарстан Президентына әлеге фестивальне үткәрүне хуплаганы өчен рәхмәт белдерәсем килә», диде яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

Шулай ук, «Мәдәни код» фестиваленә багышланган конференциядә рәссамнар да катнашты.

«Табиблар темасы хәзерге вакытта бик актуаль. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» китабы мине илһамландырды, шуңа күрә мин әлеге романның төп героинясын сурәтләячәкмен», диде Испания рәссамчысы Вячеслав Гунин.

Ә менә Әпсәләмовның үзенең портреты булырмы әйтеп булмый, чөнки эскизлар әле һаман расланмаган икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев