Логотип Идель
Белми калма

ҖӘЙНЕ МУЗЕЙДА ҮТКӘРЕП НИНДИ ФАЙДА АЛЫП БУЛА: МИЛЛИ МУЗЕЙДА МАХСУС ПРАКТИКУМ ТӘМАМЛАНДЫ

15 июльдән башлап, 26 июльгә кадәр Татарстан Республикасының Милли музеенда «Лето в музее» дип исемләнгән практикум узды. 10 көн дәвамында аның катнашучылары төрле шәһәр музейлары, парклары, урамнары, Милли музей фондлары һәм төрле театрларның сәхнә артлары белән танышып, үзләрен чын музей хезмәткәрләре буларак сынап карады.

«Лето в музее» – Татарстан Республикасы Милли музее оештырган махсус балалар проекты. Аның төп максаты – музей эшчәнлеге белән якынрак таныштыру, архивлар һәм фондлар дөньясының кызыклы һәм мавыктыргыч икәнен күрсәтү һәм балаларга күргәзмә ясау күнекмәләрен өйрәтү.

Практикумның төп нәтиҗәсе гаиләләренә багышланган махсус күргәзмә ясау иде. Моның өчен интервью, ораторлык осталыгы һәм башка мөһим юнәлешләргә багышланган дәресләр узды. Балалар 10 көн эчендә үз гаиләләре белән әңгәмә уздырып, күргәзмәләре өчен материал тупларга тиеш иделәр. Практикумның нәтиҗәләре бик уңышлы булды. Катнашучылар үз көчләре белән кечкенә генә витриналар ясап, үз гаилә тарихларын барлык музей кунакларына тәкъдим итә алдылар.

Әлеге витриналар белән «Гаилә, җәй, бакча» күргәзмәсе кысаларында танышып булачак. Күргәзмә август азагына кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев