«AHӘÑ»: ЗАМАНЧА ПОП-МУЗЫКАНЫ ПОПУЛЯРЛАШТЫРУ ПРОЕКТЫ СӘЛӘТЛЕ АВТОРЛАР ЭЗЛИ
KARA медиасы RE’ACTOR арт-резиденциясе белән берлектә яңа «Ahәñ» проекты өчен поп-музыкантлар арасында опен-колл игълан итте. Проект Идел буе халыкларының татар һәм башка телләрендә яңа популяр музыка булдыруны һәм продюсерлаштыруны күздә тота, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәте.
«Ahәñ»не оештыручылар сәләтле башкаручыларны, текст авторларын, композиторларны һәм аранжировщикларны заманча поп-музыканы популярлаштыру өчен җәлеп итәргә планлаштыра. Проект 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге яңа авторларны, яшь музыкантларны берләштерәчәк. Катнашу өчен сылтама буенча 31 апрельгә кадәр гариза бирергә мөмкин. Проект трекларны яздыруга гына түгел, ә аларны киң аудиториягә җиткерүгә юнәлдереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев