Белми калма
7 ЯШЬЛЕК КЫЗ ЙОГА БУЕНЧА ИНСТРУКТОРГА УКЫГАН
Индиядә яшәүче 7 яшьлек мәктәп укучысы Праанви Гупте сертификатлы йога инструкторы булган. Дөньядагы иң яшь йога укытучысы дип аны Гиннесс рекордлар китабына да керткәннәр.
Кызның йога белән кызыксынуы 3 яшьләрдә башланган. Әнисенең йога белән шөгыльләнүен күреп, кыз да аңа ияргән. Йога дәресләрен узгач, кыз үзе дә укытырга теләвен аңлаган. «Йогага булган мәхәббәтне мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерергә телим!» – дигән ул. Иң яшь йога укытучысы бу шөгыльне кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен дә файдалы дип әйтә. Йога концентрацияне яхшыртырга булыша һәм сәламәт тормыш рәвешен алып барырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев