Логотип Идель
Белми калма

6 ЯШЬЛЕК КЫЗ КОМПЬЮТЕР УЕНЫН УЙЛАП ТАПКАН

Канадада яшәүче 6 яшьлек Симар Хурана балалар өчен компьютер уенын булдырып, дөньяда иң яшь видеоуеннар эшләүче исемен алды. Барысы да кызның ютубта видео аша математиканы өйрәнүеннән башланып киткән. Кызының сәләтләрен күреп, әтисе аңа программалаштыру белән шөгыльләнергә тәкъдим итә.

Кыз программалаштыру дәресләре белән генә чикләнеп калмый, сәламәт туклану темасына компьютер уены ясау турында да уйлана башлый. Табиб кызны зыянлы ризыктан читләштерә һәм кыз башка балаларга да кечкенәдән үк файдалы һәм сәламәт туклануның мөһимлеген җиткерергә тели. Шулай итеп, кыз программалаштыру буенча дәресләр белән  шөгыльләнүне атнага 4 тапкырга арттыра һәм видеоуен ясый башлый. Моннан тыш, ул мәктәпкә йөри һәм каратэ, гимнастика белән дә шөгыльләнә. Үз тырышлыгы белән кыз Гиннес китабына эләгә. Киләчәктә ул үз һөнәрен видеоуеннар эшләү белән бәйләргә тели. Менә сиңа мә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев