30 АВГУСТ – БӘЙРӘМ ПРОГРАММАСЫ
30 август – Республика һәм шәһәр көне. 1990 елда бу көнне республиканың Югары Советы Татар ССРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Шул уңайдан башкалабыз Казанда төрле чаралар уза.
Бәйрәм уңаеннан үткәреләчәк чаралар программасы:
11:00 – Горький паркында балалар өчен бәйрәм.
12:00- Әпсәләмов урамындагы “Ак чәчәкләр” бульварының икенче өлеше ачылу тантанасы.
12:00 – Иске Татар бистәсендә бәйрәм чаралары.
12.00 – Казан Кирмәне мәйданында “Tat Cult” яңа татар мәдәнияте фестивале башланып китә.
12:30 – Меңъеллык мәйданында (Кирмән диварлары астында) "Kazan City Racing” дип исемләнгән автомотошоу ачыла.
13:00 – Г. Камал театры янындагы мәйданда “Наше время – Безнең заман” бәйрәм концерты. Шул ук урында 15.00 “Уйна, гармун” фестивале башлана.
13.30 – Ипподромда ат чабышлары.
17:00 – “Казан” гаилә үзәге янында концерт программасы башланып китә. Анда Feduk, Лэйна, “Pompeya” һәм “Рондо” төркемнәренең чыгышы көтелә.
20:00 – Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда “Казан көзе” опера фестивале.
22.00 – Казансу өстендә бәйрәм салюты. Аны карау өчен иң яхшы урыннар булып Казансу яр буе, “Казан” гаилә үзәге яны һәм Кремль яр буе тора.
Күңелле яллар сезгә, дуслар! ;)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
26 гыйнвар 2021 - 12:03КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57