Логотип Идель
Бу – тема!

“TAT CULT FEST 2019” КАБАТ КАЙНЫЙ ҺӘМ КАЙНАТА!

Инде икенче ел рәттән 30 августта Казан Кирмәнедә халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале уза. Быел ул 30ыннан тыш, 28-31 август көннәрендә дә үтәчәк. Оештыручылар 30ы көнне соңгы елда татар мәдәниятендә булган яңалыклар белән таныштырырга вәгъдә итә. Нәрсәләр көтелә соң?

Анда нәрсәләр була?

 

Фестивальне Yummy Music, creeptone media, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Казан Кирмәне оештыра. Аның кайбер чаралары инде бүген үк башланып китте.

30 көнге бәйрәм программасы бик тыгыз һәм кызыклы булырга охшап тора. Ник дигәндә, бирегә килгән һәркем концерт карап ләззәтләнә, лекторийләр тыңлый, кино карый, арт-зона белән таныша, тамак ялгый, дизайн-маркетта була ала. Боларга өстәп, фестивальдә танылган блогерлар белән аралашу да көтелә. Ә инде балалар өчен аерым мәйданчык каралган.

Зур сәхнәдә нәрсә көтелә?




Зур сәхнә “Пушечный двор” да урнашачак. Монда төрле стильләрдә татарча җырлаучы башкаручыларны күрергә мөмкин. Бу сәхнәнең “йөзек кашы” дип  Финляндиядән килгән “Башкарма” төркемен һәм Австралиядән Зөлфия Камалованы (Зуля Камалова) атап үтәргә мөмкиндер. Сүз уңаеннан, җырчы Зөлфия быел биредә үзенең яңа альбомын да тәкъдим итә. Бу турыда ул:

– Узган елны альбом чыгару өчен краудфандинг ярдәмендә акча җыюыбыз турында игълан иткән идек. Әлеге акчалар җыелды һәм безнең шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән берлектә иҗат ителгән “6 көн ярату” исемле альбомыбыз дөнья күрде, - диде.

Шулай ук зур сәхнәдә Gauga, “Baradj, Рәдиф Кашапов, Zarina & The CheekLaWeek, Juna, Abadeli, Карт Аякны да күрергә мөмкин булачак.

Кече сәхнәдә ниләр була?

Спас-Преображенский чиркәве мәйданында урнашачак әлеге сәхнәдә яшь буын җырчылар чыгыш ясый. Яшь булсалар да, аларның исемнәре инде күпләргә таныш: АИГЕЛ, Нурминский, Rena Rnt, Said Olur, New Moң, Usal, K-Ru, Лэйна, Ilgiz, ALTAN, Гөлназ Батталова, Sagitova, The Kam, Альфред Батыршин, Malsi Music.

Электрон сәхнәдә кемнәр чыгыш ясый?




Әлеге сәхнә Тайницкий манарасы янында урнашачак. Традиция буенча биредә Татарстанның электрон музыка тарафдарлары чыгыш ясый. Алар - AYGYUL, Djinn City, Ваня Лимб, Mostapace, Taturas, uwiam.

Нәрсә? TAT CULT FEST
Кайда? Казан Кирмәне
Кайчан? 12:00 — 00:00
Керү ирекле.

фотолар TAT CULT FESTның Вконтактедагы төркеменнән алынды
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев