Логотип Идель
Белми калма

1 ИЮНЬДӘ «ТУГАН АВЫЛЫМ» КОМПЛЕКСЫНДА «БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ» УЗА

Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза. Ул – балаларны яклау көне. Балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки бу бәйрәм үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган озын каникуллар да алып килә.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе ел саен нәни дусларыбызга күчтәнәч – «СалаваTik»лар катнашында зур бәйрәм оештыра. «Балачак бәйрәме» быел «Туган авылым» комплексында 10.00 сәгатьтән кичке 21.00 гә кадәр узачак дип көтелә.

Кунаклар өчен шәп программа әзерләнә. Көндезге сәгать 10.00 нан бәйрәм «Бала-маркет» ярминкәсе белән башланып китә. Кичке тугызга кадәр балалар товарларыннан торган сату мәйданчыгыннан төрле әйберләр алырга мөмкин. Көндезге сәгать 3 тән балалар өчен уеннар, викториналар, конкурслар, партнерлардан остаханәләр көтелә.

Күпләргә таныш аннимацион сериал, китап, спорт турнирлары герое Туган Батыр белән очрашу үткәрелә. Төрле ярыш, бәйгеләрдә катнашып Туган Батырдан бүләкләр дә оту мөмкин булачак.

Кембридж халыкара мәктәбе һәм Бала-Сити полилингваль балалар бакчалары балаларны милли уеннар белән таныштырса, «Туган авылым» милли туристлык комплексы осталары төрле остаханәләр тәкъдим итә.

«Ялкын» журналы «Шәп блогер» проектын тәкъдим итә. Ничек танылган блогер булырга? Эшне нәрсәдән башларга? Нинди хаталар ясамаска? Блогер булу серләренә танылган блогерлар үзләре төшендерә.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары сәләтле балалаларны барлый. Шигырь сөйләргә, сәхнәдә чыгыш ясарга яратучы балалар өчен «Оста шигырь сөйләүчеләр» бәйгесе үткәрелә.

17.00 дә бәйрәмнең кунаклары – «СалаваTik» төркеменнән зур бәйрәм концерты башлана. Нәни дусларыбызның инде яратып өлгергән җырлары яңгыраячак. Балаларны күңелле җырлар, биюләр көтә. Ә тагын бер яңалык, бу көнне «СалаваTik» бренды белән эшләнгән товарлар: төсле кәгазь, мәктәп көндәлеге, рәсем ясау өчен альбом һәм нота дәфтәрен һәр теләгән кеше үзенә булдыра алачак.

Шулай ук, бәйрәмгә «Балачак» вокаль фестиваль-конкурсының финалистлары да чакырулы. Алар да үз талантларын, сәләтләрен күрсәтеп, бәйрәмгә ямь өстәр. Бәйрәмгә керү ирекле! Адресы: «Туган авылым» комплексы, Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин урамы, 14/56 йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X