Илсөяр МАЛИКОВА автор яңалыклары
-
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРАЛЬ КВИЗ» ҮТКӘРӘ
13 февраль көнне 16.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр яшьләр өчен «Театраль квиз» үткәрәчәк. Чара театрның 90 еллык юбилей сезонына багышланган. Катнашу өчен үз командаңны сылтама буенча теркәргә кирәк. -
ЭЧКЕ ТӘНКЫЙТЬЧЕ БЕРКАЙЧАН ДА ЯЛ ИТМИ: Ә СИН ПЕРФЕКЦИОНИСТМЫ?
Перфекционистлар барлык өлкәләрдә дә камиллеккә омтыла, дөрес яшәргә тырыша. Нинди билгеләр перфекционизм сыйфатлары барлыгын күрсәтә? Һәм бу «чир» нәрсәгә китерергә мөмкин? Язмада шул турыда сөйлибез. -
СТУДЕНТЛАР ТРАНСПОРТ ГРАНТЫН КУЛЛАНУ ЮЛЛАРЫ КИҢӘЙТЕЛДЕ
Бу елдан студентлар транспорт грантын куллану юллары киңәйтелде. Хәзер кешбэк такси, поезд, хәтта очкычларга да кагылачак. -
КИЛӘЧӘККӘ ҮЗЕҢӘ ХАТ ЯЗУ, СЕССИЯ КАРАЧКЫСЫН ЯНДЫРУ ҺӘМ ЕЛ СТУДЕНТЫН БИЛГЕЛӘҮ: КАЗАНДА – СТУДЕНТЛАР КӨНЕ!
Бүген 25 гыйнвар – Студентлар көне. Башкалабыз Казанда елдагыча бу көнне зурлап үткәрәләр. Көн дәвамында уза торган чаралар белән кыскача Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков таныштырып китте. -
НИГӘ БЕЗ ҮЗЕБЕЗГӘ КАРАТА САЛКЫНЛЫК КҮРСӘТКӘН КЕШЕГӘ ГАШЫЙК БУЛАБЫЗ? 5 СӘБӘП
Безнең теләкләребез һәм гамәлләребез еш кына бер-берсенә каршы килә. Әйтик, җитди һәм тотрыклы мәхәббәт теләүчеләр чынлыкта моны бирә алмаган кешеләргә тартыла. Ни өчен безне эмоциональ яктан салкын кешеләр җәлеп итүен язмада ачыклыйбыз. -
«ХАНУМА»: КАРИЕВ ТЕАТРЫННАН – ЯҢА МУЗЫКАЛЬ КОМЕДИЯ
27 гыйнварда Кариев театры «Ханума» музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк. Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Грузин драматургы Авксентий Цагарели пьесасы Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсендә куелачак. -
ҮЗЕБЕЗНЕ КЫЙММӘТСЕЗЛӘНДЕРӘ ТОРГАН КӨН ДӘ КАБАТЛАНУЧЫ ҖӨМЛӘЛӘР
Язмада үзебезне кыйммәтсезләндерә торган көн дә кабатланучы җөмләләрне санадык. Күпләр өчен бу сүзләрдән тыелу тупаслык булып тоелыр, ләкин, чынлыкта, әлеге сүзләрне башкалары белән алыштыру үзбәябезне һәм шәхси чикләребезне сакларга ярдәм итәчәк. -
«БАЛАЛАР STANDUP АКАДЕМИЯСЕ»НӘ ГАРИЗА БИРҮ КАМПАНИЯСЕ БАШЛАНДЫ
«Балалар StandUp академиясе» иҗади проектында катнашу өчен гариза бирү кампаниясе башланды. Аның аша Яр Чаллыда беренче яшь стендаперлар җәмгыяте төзеләчәк. Катнашуга 14-17 яшьлек яшүсмерләрне чакыралар. -
КАЗАНДА ПУШКИНГА БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАР ЦИКЛЫ БАШЛАНЫП КИТӘ
19 гыйнварда Казанның Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Александр Пушкинның тууына 225 ел булу уңаеннан концерт узачак. Бу гына түгел, 2024 ел дәвамында шагыйрьнең туган көненә багышлап, тагын күп кенә чаралар тәкъдим ителәчәк. Программа бай, һәр яшьтәге тамашачы үзе өчен кызыклы һәм Пушкин белән бәйле яңа мәгълүмат туплаячак. -
«АПУШ»ТАН – «АВЫЛ ЭТЕ АКБАЙ» ПРЕМЬЕРАСЫ!
18 гыйнварда «Апуш» балалар театр студиясе Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл тәкъдим итәчәк. Премьераның төп үзенчәлеге – җанлы музыкаль бизәлеш. Махсус әлеге спектакль өчен «Музафаров-бэнд» дигән төркем оешкан, ул М.Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбенең 5 шәкертеннән һәм 3 остазыннан тора. -
КАЗАН – ЙОРТ ХАЙВАННАРЫН ЯРАТУЧЫЛАР ӨЧЕН ДӨНЬЯНЫҢ ИҢ ЯХШЫ 5 ШӘҺӘРЕ ИСЕМЛЕГЕНӘ КЕРДЕ
Казан мәчеләрне һәм этләрне яратучылар өчен дөньяның биш шәһәре арасына керде. Рейтингка шулай ук Зеленоградск, Истанбул, Рим һәм Тель-Авив керә. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә. -
КАР АТЫШУ БУЕНЧА ТУРНИР, ИТЕК КИЕП ФУТБОЛ УЙНАУ ҺӘМ БАШКАЛАР: КАЗАНДА КЫШКЫ ГАИЛӘ КҮҢЕЛ АЧУ ФЕСТИВАЛЕ ҮТӘЧӘК
20 гыйнварда Казанның Горький паркында кышкы гаилә күңел ачу фестивале уза. Биредә бөтен теләүчеләр дә кар атышу буенча турнирда катнаша, итек киеп футбол уйный һәм зур каршылыклар полосасын үтә алачак. -
БИЗӘНҮ, ЧӘЧ СӘЛАМӘТЛЕГЕ, ТРЕНДЛАР: ТЕЛЕГРАМДАГЫ 5 БЬЮТИ-КАНАЛ
Бу юлы матурлык буенча Телеграмда алып барыла торган блогларны җыярга булдык. Бизәнү чаралары, чәчләр сәламәтлеге, тирене кайгырту һәм соңгы трендлар белән шуларга кушылып танышырга мөмкин. Кызлар, язылып карагыз әле! -
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО-2024»КӘ ГАРИЗАЛАР БИРҮ БАШЛАНДЫ
«Алтын каләм – Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең гаризалар бирү кампаниясе старт алды. Анда 14 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге, медиа өлкәсендә эшчәнлек алып баручы һәм Татарстан Республикасында даими яшәүче яшьләр катнаша ала. Гаризаларны 31 гыйнварга кадәр бирергә мөмкин. -
КҮҢЕЛ АЧУ ФОРМАТЫНДАГЫ 6 YOUTUBE-ТАПШЫРУ
Сәлам-сәлам! Сиңа буш вакытыңда бераз ял итеп алу өчен, 6 Youtube-шоу исемен барладым. Алар җиңел, алар гади, алар безнеңчә! Белем бирү-күңел ачу форматындагы тапшырулар белән тизрәк биредә танышып чык.
Белми калма
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
-
7 мая 2024 - 12:38
«БАТЫР ЕГЕТЛӘР» БАТЫР КАЛДЫ!
-
6 мая 2024 - 15:39
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ҖӘЙГЕ ЭКСКУРСИЯЛӘР СТАРТ АЛАЧАК
-
4 мая 2024 - 13:35
«КАДРОВЫЙ РЕЗЕРВ» – ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МЕНӘ ДИГӘН ЫСУЛ!