Илсөяр МАЛИКОВА автор яңалыклары
-
КОРЕЯ ҺӘМ ЯПОН МАНГАЛАРЫ: 5 ШӘП ӘСӘР
Сәлам! Бүген без Корея һәм Япония халыкларыннан комикслар – мангалар тәкъдим итәбез. Алар файдалы, кызыклы һәм яңалыкларга бай. Өстәвенә, мангалар уку – тренд. Арагызда бу жанрны сөючеләр күптер, шуңа күрә рәхәтләнеп укыгыз! -
ПСИХОЛОГЛАР КИҢӘШ ИТӘ: НИНДИ 3 ӘЙБЕРГӘ АКЧА КЫЗГАНЫРГА ЯРАМЫЙ?
Бәхетне акчага сатып алып булмый диләр, әмма психологлар моның белән килешми. Белгечләр фикеренчә, тормышта 3 әйбергә акчаны кызганмаска кирәк. Сүз нәрсәләр турында бара? Алар белән биредә таныштырабыз. -
«АУЛАК ӨЙ – КӨРӘШ» ФИНАЛЫ АРЧАДА ПЕДАГОГИКА КӨЛЛИЯТЕНДӘ УЗАЧАК
«Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты әдәби ярышының укучылар арасында финал этабы Арчаның Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятендә узачак. Зона этабында финалга чыккан төркемнәрне 28- 29 февраль һәм 1 март көннәрендә ике номинациядә бәяләячәкләр. Бу елгы көрәшнең темасы – «Җәлил һәм җәлилчеләр». -
ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ УЗА
18 февральдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (ИФМК) Ачык ишекләр көне уза. -
ТЕШ ПАСТАСЫН КУЛЛАНУ БУЕНЧА 7 ЛАЙФХАК
Ә син белә идеңме? Көн дә куллана торган гади теш пастасының башка өлкәләрдә дә файдасы тияргә мөмкин. Лайфхаклар белән биредә бүлешеп уздык. Алар сиңа көнкүрештә бик тә булышачак! -
#КИТАПИҢШӘПБҮЛӘК ЧЕЛЛЕНДЖЫНА КУШЫЛ!
Ә син белә идеңме? 14 февраль Гашыйклар көне генә түгел, ә Халыкара китап бүләк итү көне дә бит әле. Әлеге көн уңаеннан Татнетны үстерү фонды #ӘдәбиМарафон проекты кысаларында Г.Камал театры, Шәрык клубы, Китап радиосы, Белем радиосы, Компетенцияләр мәктәбе һәм Балама студиясе белән берлектә #КитапИңШәпБүләк челленджын башлап җибәрде. -
«БӨЕК ҖИҢҮ ГЕРОЙЛАРЫ» БӨТЕНРОССИЯ ӘДӘБИ БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
«Бөек Җиңү Геройлары» X бөтенроссия әдәби бәйгесенә гариза бирү кампаниясе башланып китте. Анда теләгән һәркем катнашырга мөмкин. Бәйгедә катнашучылар эпик, тарихи яки хәрби-патриотик эчтәлеккә туры килгән иҗади эшләр җибәрергә тиеш. -
YUMMY MUSIC BAND ИЛҺАМ ШАКИРОВ ҖЫРЛАРЫННАН ТОРГАН КОНЦЕРТКА ЧАКЫРА
Yummy Music Band төркеме 17 февральдә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров иҗатына багышланган концерт оештыра. -
МИЛЛИ КИТАПХАНӘ «ЙОРТ» КОМИКСЛАР ҖЫЕНТЫГЫН ТӘКЪДИМ ИТҮГӘ ЧАКЫРА
ТР Милли китапханәсе дөньядагы беренче төрки телле халыкларга багышланган «Йорт» дип аталган комикслар җыентыгын бастырды. Җыентыкның презентациясе 8 февральдә 18:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында узачак. -
«ИЛҺАМ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ АШЫК!
«ИЛҺАМ» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә катнашырга теләгән мәктәп укучылары 15 февральгә хәтле үз гаризаларын электрон форматта җибәрергә тиеш. -
«ҖЫЛАК» ФИЛЬМЫ: ӘЗҺӘР ШАКИРОВ ТУРЫНДАГЫ КИНОНЫ ЯШЬЛӘР АҢЛАРМЫ?
Режиссёр Алмаз Нургалиев Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының легендар артисты Әзһәр Шакиров турында «Җылак» фильмын тәкъдим итте. Фильм «йөгереп кенә» артистның тормыш юлын, иҗатка килүен сурәтли. -
Айгөл Әхмәтгалиева: «БҮГЕН БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫНА ИХЛАСЛЫК ҖИТМИДЕР»
Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге ябык әдәби әсәрләр бәйгесенә йомгак ясалды. Жюри әгъзалары, шулай ук үсмерләр әдәбияты номинациясендә беренче һәм икенче урыннарны алган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән бәйгенең үзенчәлекләре һәм бүгенге яшүсмерләр әдәбияты турында сөйләштек. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРАЛЬ КВИЗ» ҮТКӘРӘ
13 февраль көнне 16.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр яшьләр өчен «Театраль квиз» үткәрәчәк. Чара театрның 90 еллык юбилей сезонына багышланган. Катнашу өчен үз командаңны сылтама буенча теркәргә кирәк. -
ЭЧКЕ ТӘНКЫЙТЬЧЕ БЕРКАЙЧАН ДА ЯЛ ИТМИ: Ә СИН ПЕРФЕКЦИОНИСТМЫ?
Перфекционистлар барлык өлкәләрдә дә камиллеккә омтыла, дөрес яшәргә тырыша. Нинди билгеләр перфекционизм сыйфатлары барлыгын күрсәтә? Һәм бу «чир» нәрсәгә китерергә мөмкин? Язмада шул турыда сөйлибез. -
СТУДЕНТЛАР ТРАНСПОРТ ГРАНТЫН КУЛЛАНУ ЮЛЛАРЫ КИҢӘЙТЕЛДЕ
Бу елдан студентлар транспорт грантын куллану юллары киңәйтелде. Хәзер кешбэк такси, поезд, хәтта очкычларга да кагылачак.