Логотип Идель
Бу – тема!

«КАЗАНГА ТУКАЙ КАЙТКАН»: ПРЕМЬЕРАГА БАРЫР ӨЧЕН 7 СӘБӘП

– Ишеттегезме, Казанга Тукай кайткан!

 – Тукай кайткан?

– Әйе, Тукай кайткан!

– Кем әйтте?

– Бер мөсафирдан ишеттем, юлда бергә булганнар!

 

Г.Камал театрын бөтен җаным белән сөюче тугры тамашачы буларак, һәр премьераны зарыгып көтеп алам. Күптән түгел генә чыккан, әмма инде зур аудиториянең күңелен яулап өлгергән «Казанга Тукай кайткан» спектаклен, ниһаять, карап кайттым һәм үз хис-кичерешләрем белән язмада кыскача гына бүлешергә телим.

Беләсезме, Камал театры берсеннән-берсе шәп спектакльләр белән иркәләнеп беткән тамашачысын һәрдаим шаккатырып тора. Ул һәрчак ниндидер яңалык, тәм өсти. Тамашачы нәкъ тә менә Камал спектакльләренә социаль челтәрләрдә рәттән берничә «сторис» багышлый. Үзем дә шундыйлардан мин! Ә хәзер премьерага күчик:

1.«Казанга Тукай кайткан» спектакле чыгуын һәм аның артистлар составын белеп алгач, бик куандым. Тукай ролендә – Эмиль Талипов, драматург Галиәсгар Камал – Искәндәр Хәйруллин, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй – Раил Шәмсуаров, язучы Фатих Әмирхан – Фәннур Мөхәммәтҗанов. Зәйтүнә роленә дә Камал театрының «иң-иңнәр» рәтендә булган  талантлы Ләйсән Фәйзуллинаны алганнар. Кыскасы, шәп комбо!

2.Мин Габдулла Тукайны башкача күз алдына китергән идем, әмма бишмәт һәм Григорий Лепсныкы сыман кара түгәрәк күзлекләр кигән Эмиль Талипов сәхнәгә чыккач, миндә 15 яшьлек кызларда кумирларга карата була торган гыйшык хисе уянды. Бу очракта ул Габдулла Тукайга иде! Аның харизмасы, бәрхет тавышы, кыскасы, сөйкемле сөяге ярдәме белән Тукай менә шушындый булган икән дигән уй туа. Шулай шәхескә автомат рәвештә кызыксыну арта.

3.Бөек шагыйребез иҗаты белән тирәнтен кызыксынмавымны яшермим, әмма аның авыр тормыш юлы белән яхшы таныш һәм балалар өчен иҗат ителгән, шулай ук милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып язылган әсәрләрен беләм. Премьера исә яшьләргә Тукайны яңа яктан ачачак. Режиссер Айдар Җаббаров аны безгә йолдыз кебек тәкъдим итә. Әйе, нәкъ тә йолдыз. Халык йолдызы! Спектакль аша без халыкның Тукайга карата булган мәхәббәте һәм хөрмәте белән танышабыз. Моңа Шәрык клубында оештырылган Габдулла Тукай шигырьләре кичәсе дәлил.

4.Спектакль Кече залда бара. Тамашачылар сәхнәнең алдына гына түгел, арт ягына да утырыша. Шулай итеп, син тамашага тулаем кереп китәсең, ниндидер гамәлләрне артистлар белән бергә башкарган кебек буласың. Бер сәхнәдә Тукайның замандашлары – Галиәсгар Камал, Фатих Әмирханнар белән якыннан танышу ничек рәхәт! Әйе, бергәләп 20 гасыр башына күчәбез, геройлар белән көләбез, елыйбыз, аларны соңгы юлга озатабыз...

5. Аерым Тукайның мәхәббәте – Зәйтүнә туташны билгеләп узасы килә. Бу роль минем хәтеремә уелып калды. Ләйсән Фәйзуллина күңелдә эз калдыра белә. Гомумән, Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллина тандемын яратам. «Миркәй белән Айсылу»дан бирле якын алар. Спектакльдә Тукай белән Зәйтүнә линиясе аз чагылса да, аны шулкадәр оста җиткерә алганнар. Аларның берән-сәрән генә сүз алышуы, кыяр-кыймас адымнары, эчтән генә мәхәббәт аңлатып йөрүләре хореографиядә яхшы чагыла. Бию – тән һәм җан авыртуларын, тетрәнү, сагынуны, мәхәббәт хисләрен аңлата торган алым.

6. Моңа кадәр Камал спектакльләрендә студентларны алай күргән юк иде кебек. Бу юлы исә алар да – спектакльнең алгы рәтләрендә! Алар – Тукайның үзәгенә үтүче ач һәм әрсез күселәр, алар – яланаяклы, белемсез балалар, алар – Казан яшьләре һ.б.

7. Тукайның балачак хыялы эпизоды шундый җылы һәм шул ук вакытта моңсу хисләр уята. Шагыйрь, урам малайларын җыеп, атлы карусельләрдә әйләнергә бара, ул карусельләргә бер тиенен дә кызганмый, тагын һәм тагын атына. Шулай ул балачак үчен алам ди. Спектакльдә андый аянычлы мизгелләр шактый, әмма режиссер аларны юмор, кызык комментарийләр һәм ирония аша оста күрсәтә.

Шулай итеп, «Казанга Тукай кайткан»ны карау өчен шактый аргументлар китердем кебек. Тукайны башкача күрергә теләсәгез, сезон беткәнче һәм Камал театры яңа бинага күчкәнче, тизрәк премьерага эләгеп калыгыз.

Фотолар Г.Камал театрының Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев