Логотип Идель
Бу – тема!

14 КӨНЛЕК «ЦИФРЛЫ ДИЕТА» ТАРИХЫ

Соңгы статистика буенча, планетада яшәүчеләрнең 66%тан күбрәге актив рәвештә интернетны файдалана. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә 5 миллиардтан артык кеше теркәлгән. 2024 елда Россия кешесе көненә уртача 8 сәгать 21 минут гомерен интернетта үткәрә. Кызык фактлар! Әмма виртуаль тормышның зарарлы йогынтысы турында уйлап караганың бармы? Шәхсән мин соңгы айда бу турыда күп уйлыйм.

Интернетта бер мәкаләгә тап булдым. Анда социаль челтәрләрдән баш тарту кешене депрессиягә китерергә, аның бәхет гормонын киметергә мөмкин диелгән. Имеш, бүгенге көн кешесе интернетсыз яши алмый, чөнки ул инде күптән кешелек дөньясына тирән тамырларын җәйгән һәм аннан, ничек кенә качарга теләсәң дә, котылып булмый. Әмма күпме кеше социаль челтәрләрдәге камил тормышны күзәтеп, үзен санга сукмый, үз көнкүрешеннән зарлана башлый.

Виртуаль тормыштан баш тартуның бәхет гормонын какшатуы белән тулысынча ук килешәсем килми. Социаль челтәрләрнең, ә нәкъ менә Инстаграмның* тормышымда артык күп булуы әкренләп депрессив халәткә китерә башлады. Шунлыктан мин төгәл 14 көнгә «цифрлы диета»га «утырырга», беррәттән теге мәкаләдә китерелгән фикерне дә тикшереп карарга булдым. Эксперимент шартлары буенча, фото, пост һәм сторислар урнаштырырга, рилслар һәм мемнар карарга тиеш түгел идем мин. Ике атналык тәҗрибә нәтиҗәләрен бу язмага тупладым. Спойлер: мин исән һәм сәламәт!

БЕРЕНЧЕ 3 КӨН: «ЛОМКА»

Инстаграмга* кермичә, рилслар һәм сторислар карамыйча торуыма ике көн. Башта, 1 тәүлек булганчы, наркоманнарныкы сыман «ломка» кичердем. Аннан хәлем бераз гына җиңеләя төште, тик әле һаман сәер. Үземне кешелек дөньясыннан төшеп калган, борынгы кабиләләр яши торган утрауга эләккән кебек хис итәм. Һәй! Тагын бер мисал туды: тирән суга, океан төбенә төшеп, һавасыз калган шикелле. Кайдадыр төптә, яшәргә тырышып чәбәләнгән бер мескен балык төсле. Әйе, көлмәгез, нәкъ шулай.

Мине нинди яңа трендлар, песикәйләр турындагы мемнар һәм юләр тавышлы рилслар көтә диген, ә! Тиздән, бик тиздән ул ирекле, әллә инде, киресенчә, тоткынлы көн килеп җитәр...

5 КӨН: ТОРМЫШТАН КЫЗЫК ЭЗЛӘҮ ЫСУЛЛАРЫ

Болай яшәп булмас дип, рилслар карауны башка әйберләр белән алыштыра башладым. Әйтик, хәзер күбрәк Телеграмга керәм, анда ниндидер кызыклы төркемнәр карыйм, файдалы чатларда утырырга тырышам. Моннан тыш, телефонга башны эшләтә торган уеннар йөкләдем.

1 АТНА:  ДЕТОКС. ТОРМЫШ ЯҢАДАН МАТУР!

Минем Инстаграмнан* гына түгел, гомумән, башка әйберләрдән дә детокс  булды кебек. 1 атна инде дөрес тукланам. Узган елны 6 ай шулай тукланып яшәдем. Социаль челтәргә кермәгәч, аралашу да кимеде, хәзер 3 кеше белән генә даими аралашам. Видеолар, кызык, әмма шул ук вакытта моңсу мемнар карау мине депрессия халәтенә авыштыра башлаган иде. Хәзер андый әйбер сизелеп кимеде, һәм мин моңа бик сөенәм. «Уңышлы уңыш» турындагы аккаунтларның күзгә чалынмавы да зур шатлык өсти.

10 КӨН: ШАРТНЫ БОЗУ ҺӘМ ТӘҮБӘ ИТҮ

Әйе, мин хәзер бөтенләй дә антын бозмаган кеше кебек акыл сатам. Яшерен-батырын түгел, сабырлыгым бетеп, Вконтактега бер-ике фото урнаштырдым. Чөнки телефонда матур фотолар җыела башлады, ә аларны бик тә дөньяга күрсәтәсе килә. Шушы кечкенә генә минуска күз йомуыгызны сорыйм. Моннан тыш, тагын бер яңалык: тормышыма матур әдәбият һәм яңа сериал килеп керде.   

2 АТНА: ИҢ МӨҺИМЕ – ҖИҢҮ ТҮГЕЛ, Ә КАТНАШУ

Тыелган социаль челтәрдән баш тартканга төгәл 14 көн. Бетте дә мени инде? Шулкадәр тиз узган бу 2 атна. Сабырлыгым беренче 3 көндә үк бетәр дип уйлаган идем. Ә юк, ихтыяр көчем бар икән! Мин әнә шулай үземне ара-тирә сынап карарга яратам.  

НӘТИҖӘ

Беләсезме, хәзер бөтенләй дә Инстаграмда* утырасым, рилслар һәм сторислар карыйсым килми. Моңа кадәр виртуаль тормышта яшәгән булсам, хәзер чынбарлыгыма күбрәк игътибар итә башлаганымны сизәм. Әйтик, күңелемә ошаган әйберне, сөенечле вакыйганы, җылы хисләрне – боларның барысын да, тизрәк телефонга үрелеп, сториста чагылдыру урынына, чынбарлыгымда 100% кичерәм! Димәк, теге мәкаләдә әйткән сүзләр дөреслеккә бик үк туры килеп бетми. Баштагы депрессив халәт һәм «ломка» тора-бара ниндидер шатлык катыш җиңеллек хисе белән алышына.

Кыскасы, 14 көнлек «цифрлы диета» миңа ошады. Халыкка тормышыңда нәрсә барлыгын, нинди уңыш һәм уңышсызлыклар кичергәнеңне белдерү алай ук мөһим түгел икән. Эшләгән эш, күргән җирләр, ашаган ризык яисә яңа алган күлмәк – боларны сториста балкытмыйча гына да да күңелле һәм мәгънәле яшәргә мөмкин. Хәзер исә мин рәсми рәвештә рәхәтләнеп сторислар урнаштыра, дусларыма песиле рилслар җибәрә алам. Ләкин әлегә миңа бу бөтенләй кирәк түгел төсле...

* Россиядә тыелган социаль челтәр

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев