Логотип Идель
Бу – тема!

СТРЕССНЫ КИМЕТӘ ТОРГАН 2 ПРАКТИКА

Тәрәзә артында кышмы, җәйме – мөһим түгел. Эчке бушлык, «янып чыгу» халәте, борчу арту, бер дә көтмәгәндә, арттан куып тота. Ой, бу бүгенге көндә һәрберебезгә диярлек таныштыр. Ә нишләргә соң? Моны ничек тә җиңәргә кирәк! Алда – җәй, кояш, матурлык. Турсаеп йөрү вакыты түгел. Моның өчен сезгә стрессны киметә торган 2 практика тәкъдим итәбез. Аңа әллә ни күп вакыт та сарыф ителми – кул астындагы каләм белән дәфтәр бите дә җитә. Шушы икесе арасыннан үзеңә якын булганын сайлап ал да, тизрәк шул практиканы узып кара әле, ярдәме тими калмас!

БЕРЕНЧЕ ПРАКТИКА

1. Каләм белән дәфтәр битен ал да, шунда теләсә ничек сызгала. Әйе, нәкъ тә сызгала! Бу – синең эчке хис-кичерешләрең. Башыңа ни килә, шуны дәфтәрдә чагылдыр. Читтән бу сәер күренәчәк, ләкин аны синнән башка берәү дә күрми ич.

2. Бер-ике минут шулай дәфтәр битендә хаос тудырганнан соң, тукта да, рәсем, сызымнарыңны кара. Алар артына синең чынлыкта әйтергә теләгән сүзләрең яшерелгән. Шушы хаосны белдерүче бер яисә берничә сүз уйлап тап. Аннан бу сүзне рәсемдә чагылдыр.

3. Бер минут эчендә кластер ясап җитеш. Кластер – уртада торган сүздән/төшенчәдән чыккан берничә ассоциация чылбыры. Иң беренче сүз белән башка сүзләргә бәйләнеш сызыкларын үткәр. Уртада торган беренче сүз буларак бая дәфтәрдә чагылдырган сүзне сайлый аласың.

4. Әгәр син берничек тә үзәктә торасы сүзне уйлап таба алмасаң, зыян юк. Урта сүзне буш калдырып, төрле сүзләр чылбырын чыгар да, иң соңыннан гына кире әйләнеп кайт. Калган сүзләргә карап, аларны берләштерә ала торган төп сүз башыңа килми калмаячак.

5. Боларның барысын да өч-биш минут эчендә шигырьләр яки хикәядә сурәтлә.

ИКЕНЧЕ ПРАКТИКА

1. Ун минутка таймер куй һәм шул вакыт эчендә сине хәзерге мизгелдә ниләр борчыганын яз.

2. Аннары бер чит кеше белән поездда баруыңны күз алдыңа китер. Сез бер-берегезне бөтенләй белмисез һәм беркайчан да күрешмәячәксез. Ул синең борчуларың, тормышта булган кыенлыкларың белән кызыксына башлый, ди.

3. Таймерны тагын ун минутка куй да, шушы юлдашыңа хис-кичерешләреңне сөйләп (язып) бир.

4. Язганнарыңны кабат укы да, җавап бир: «Монда иң мөһиме – нәрсә? Миңа нинди сорауларга җавап табу кирәк?»

Ә хәзер без синең белән күнегү эшләп алабыз. Ерак киләчәктәге «үзең» белән сөйләшергә тәкъдим итәбез. Тынычлан һәм күз алдына китер. Имеш, синең үзеңнән 30-40 яшьләргә олырак бер ягың – әби(бабай) бар. Ул – син! Син үзеңне кочаклыйсың, борчуыңны тыңлыйсың һәм киңәшләр бирәсең. Менә шул үзеннән-үзе туган сүзләргә игътибар итәргә кирәк. Аларда бүгенге көндә синең өчен кирәкле булган мәгънә ята. Уңышлар!

Фото: «Freepik.com»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев