Логотип Идель
Белми калма

ИНГЛИЗ ТЕЛЕН РӘХӘТ ИТЕП ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН КИТАП ҺӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР

Уку – телләрне өйрәнү өчен иң эффектив ысулларның берсе. Китап уку чит тел сөйләме һәм грамматикасы белән танышырга гына түгел, ә төрле мәдәният һәм карашлар турында белергә дә булыша. Шуңа күрә сиңа инглиз теле буенча матур әдәбият һәм дәреслекләрнең кыска гына исемлеген тәкъдим итәбез. Инглиз телен өйрәнү файдалы гына түгел, рәхәт тә үтәчәк!  

«ESSENTIAL GRAMMAR IN USE»

Инглиз телен яңа өйрәнә башлаучылар өчен дә, грамматиканы искә төшерергә яки кабатларга теләүчеләр өчен дә яхшы дәреслек. Кембридж университеты дәреслеге зур күнегүләр җыелмасын тәкъдим итә. Һәр темага интуитив аңлаешлы кагыйдәләр дә кушылып бара. Ахырында исә биремнәргә җаваплар язылган. Супер!

«РАЗГОВОРНЫЙ АНГЛИЙСКИЙ С ENGLISH SPOT»

Кристина Бьорн – инглиз телен өйрәнүгә багышланган популяр Eglish Spot YouTube-каналы авторы. Әмма моның өчен телне күпмедер дәрәҗәдә белү зарур. Бу ысул сиңа Америка сөйләменең нечкәлекләрен аңларга ярдәм итәчәк. Китап эчендә шулай ук Кристина яздырган аудио материалларга сылтамалар табачаксың.

«THE PICTURE OF DORIAN GRAY»

Бу роман белән күпләр таныштыр дип уйлыйбыз. Рәссам Дориан Грей исемле егетнең сурәтен ясый, һәм егет үзенең шулкадәр чибәр булуына сокланып, беркайчан да картаерга теләмәве турында тели. Бу теләк чынга аша – Дориан Грей урынына аның сурәте картая...Әмма бу явыз каһәр белән бер: сурәте аңа күп бәлаләр китерәчәк.

Инглиз теленең үзенчәлекле сөйләме, Виктория чоры кыйммәтләре белән шушы роман аша танышырга була.

«ВСЕ ПРАВИЛА АНГЛИЙСКОГО ЯЗЫКА В СХЕМАХ И ТАБЛИЦАХ»

Кагыйдәләрне истә калдыруда кыенлыклар кичерәсеңме? Алайса бу китап сиңа ярдәм итәчәк. Державина дәреслегендә чынлыкта да кирәкле булган барлык кагыйдәләр, шул исәптән артикльләр, модаль фигыльләр һәм өйрәнгәннәрне ныгыту өчен күнегүләр тупланган.

«THE TALENTED MR. RIPLEY»

Бу – психологик детектив жанрындагы роман. Том Рипли – билгеле бер шөгыле булмаган, ялгыз яшәүче яшь ир. Бай эшмәкәр Герберт Гринлиф аңа бер эш башкарырга куша. Том аның Италиядә шактый озак яшәүче улы Диккины ничек тә кире өйгә кайтарырга тиеш. Роман моның белән генә чикләнми. Без геройның үсешен дә күзәтәчәкбез.

Китапны оригиналда уку шунысы белән яхшы: син детектив жанрына хас сөйләм белән танышачаксың. Әйе, бу бик зур кыенлыклар тудырыр, ләкин барыбер, «телне сындырып» булса да, нәрсә дә булса истә калдырып, аңларга тырышачаксың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев