БУ БҮЛМӘ ГӨЛЛӘРЕН ТОТУ КУРКЫНЫЧ!
Үзеңә яки бүләк итеп башка кешегә бүлмә гөле алырга уйласаң, башта аның түбәндәге исемлектә юкмы икәнен тикшерүең хәерле.
АЗАЛИЯ ЧӘЧӘГЕ
Кытай һәм Япониядән барлыкка килгән популяр үсемлек. Ничек кенә матур булмасын, тик ул кечкенә балалар яки йорт хайваннары булган өйләр өчен куркыныч.
Азалия чәчәкләрендә алкалоидлар бар. Ул матдәләр берничә җитди симптомны китереп чыгара ала. Борын, тамакка эләксә, йөткертергә, күздән яшьләр чыгарга мөмкин. Шулай ук косу, хәтта көзән җыеруга да китерә ала. Азалия белән агулану очрагында шунда ук медицина ярдәме кирәк. Чөнки симптомнар тиз вакытта начарланырга мөмкин.
АНТУРИУМ
«Ут теле», «фламинго чәчәге» дип тә йөртәләр әле аны. Ул безгә Көньяк һәм Үзәк Американың тропик урманнарыннан килгән. Әйе, бик якты, истә калырлык гөл! Әмма аллергиядән интегүчеләргә читтән күзәтү хәерлерәк. Үсемлек гистамин җитештерүне стимуллаштыра, ә бу анафилактик шокка кадәр китерергә мөмкин. Антуриум согы составында кузгалак кислотасы бар, шуңа ул тирегә кагылганда яки күзгә эләккәндә, ярсытучы реакция бирәчәк.
БЕГОНИЯ
Бу гөлдә дә кузгалак кислотасы бар. Матдәләр кычыткан бизгәген китереп чыгара, күз һәм авыз шешүенә китерә. Үсемлекнең өлешләре очраклы рәвештә тамакка китсә, йотылса, ашказаны-эчәклек бозылулары күзәтелә.
МОНСТЕРА
Хайваннар өчен дә, кеше өчен дә куркыныч тудыра бу гөл. Иң беренче чиратта, мәчеләр һәм башка кечкенә хайваннар үсемлек яфракларын татып карый ала. Шулай ук кечкенә балалар да, гөлнең агулы матдәләре аркасында, зыян күрү куркынычы астында тора. Күзләрне һәм тән тиресен сакларга кирәк.
Фото: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев