ЯШЕЛЧӘЛЕ WOK!

Вок токмачы – безгә Кытайдан килеп кергән ризык. Вок дип әлеге ризык әзерләнә торган конус формасындагы табаны атыйлар. Күпчелеге күчмә тормыш алып барган кытайлылар өчен бу таба бик уңайлы җайланма булган, чөнки анда ризык тиз әзерләнә. Әмма сездә андый таба булмаса да куркыныч түгел, чөнки гади табада да бу ризык искиткеч тәмле булып пешә. Сез дә кытайлылар уйлап тапкан бу ризыкны әзерләп карагыз әле, сезгә ошар, дип ышанам😉

Кирәк:

1кап дөге токмачы ("Пяторочка"дан алдым)

1данә кыяр, помидор, кишер, болгар борычы.

Соя соусы, тоз, тавыкның түш ите (минеке ярты түш китте).

Беренче эш итеп тавык итен кыздырып алабыз, табадан бушатабыз.

Аннан шул ит кызган майлы табада бер-бер артлы, башта саламлап туралган кишер кыза, аннары янына болгар борычы салына, аннары кыяр.

Әлеге массага тавык ите һәм помидор салабыз да, тагын кыздырабыз.


Яшелчәләр шулай кызган арада дөге токмачын пешерәбез. Кайнап торган тозлы суга токмачны салып 2-3 мин. пешерәбез һәм дуршлаг аша сөзәбез дә, өстеннән салкын су йөгертәбез.

Кыздырылган яшелчәләр янына пешкән токмачны салып болгатабыз да, тәменчә тоз, 2-3 аш кашыгы соя соусы салып болгатып, томалап куябыз.

Биииик тәмле бу җәмәгать, иренми эшләп карагыз, яме!

Рәфилә ШӘМСЕТДИНОВА

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1478
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    487
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    457
    0
    0

Блоглар