17 сентябрь 2019 яңалыклары
-
ЭКОЛОГИЯНЕ САКЛАУГА ҮЗ ӨЛЕШЕҢНЕ НИЧЕК КЕРТЕРГӘ?
Әйләнә-тирәгә карата ничек сакчыл булырга? Бер карасаң, агач утыртырга, шимбә өмәләрендә катнашырга мөмкин. Тик шул ук вакытта, син көндәлек тормыштагы әйберләрне дә сакчыл рәвештә куллана аласың. Бу да экологияне саклап калуга зур бер адым булачак. -
ТАМГА
Данияр белән Алсу, дәү әтиләренең кырыгын үткәрүгә, аның кием-салымнарын җыештыра башладылар. Мәрхүмнең орден-медальләр сырып алган костюмына кагылмадылар. Анысы фронтовик картның истәлеге булып торачак. Ә менә башка кием-салымны кая куярга белмичә, аптырабрак калдылар. Күрше-күләнгә кертсәң – көләчәкләр генә, хәзер бит мохтаҗлык заманы түгел, ни киясең килсә – кибетендә шул бар... -
ӘСТЕРХАН ЧИКЛӘВЕГЕ ЗЫЯНЛЫ?
Әстерхан чикләвеген (грецкий орех) һәркем белә. Аның үзен генә дә, башка ризыкларга кушып та ашыйлар. Әлеге тәмле чикләвек турында Гиппократ яшәгән елларда ук белгәннәр. Аның өчен өзелеп торучылар бүген дә җитәрлек. Әстерхан чикләвегенең зыяны нидә? Ә файдасы бармы? -
КАМАЛ, КАРИЕВ, “ӘКИЯТ”, КАЧАЛОВ, ОПЕРА ҺӘМ БАЛЕТ ТЕАТРЛАРЫ НӘРСӘ БЕЛӘН ШАККАТТЫРАЧАК?
Быелгы 2019-2020 елгы театраль сезон кызу булырга охшаган. Төнге 12гә чаклы уза торган спектакльләр, театраль лабораторияләр, өр-яңа проектлар – болар барысы да мавыктыргыч тоела. Шуңа да театрга тугъры булган тамашачы яңа сезонның башлануын түземсезлек белән көтә. -
КЕМЕРОВОДА ЯНГАН "ЗИМНЯЯ ВИШНЯ" УРЫНЫНА – "ФӘРЕШТӘЛӘР СКВЕРЫ"
Кемеровода янган "Зимняя вишня" сәүдә үзәге урынына "Фәрештәләр скверы" ачылган. Бу турыда Интерфакс хәбәр итә. -
НИ ӨЧЕН: ПЕ-СИ-ЛӘР!
Аларны барысы да (барысы да диярлек!) ярата, аларга карап, бар кеше дә (барысы да диярлек!) елмая, аларны гел ( гел диярлек!) сыйпап торасы килә. Кемне, дисеңме? Песиләрне билгеле! Ә син аларда турындагы кайбер фактларны белмәгәнсеңдер дә. Хәзер төзәтәбез моны. "Ни өчен" сәхифәсен дүртьаяклы дусларыбыз – песиләргә багышлыйбыз! -
ЯҢА ЗАКОН: АЛКОГОЛЬНЕ 21 ЯШЬТӘН СОҢ ГЫНА!
Быел көз исерткеч эчемлекләр белән бәйле яңа закон кабул ителергә мөмкин. Кибетләрдә алкогольне хәзерге кебек 18 түгел, ә 21 яше тулганнарга гына сатарга рөхсәт ителәчәк. -
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕНӘ ШИГЫРЬЛӘР
Шытым салып нәни йөрәгемә, Белем дөньясына озатучы. Һәр уңышым саен сөенүче Бары Сез ул, минем Укытучым! -
ЯШЕЛЧӘЛЕ WOK!
Вок токмачы – безгә Кытайдан килеп кергән ризык. Вок дип әлеге ризык әзерләнә торган конус формасындагы табаны атыйлар. Күпчелеге күчмә тормыш алып барган кытайлылар өчен бу таба бик уңайлы җайланма булган, чөнки анда ризык тиз әзерләнә. Әмма сездә андый таба булмаса да куркыныч түгел, чөнки гади табада да бу ризык искиткеч тәмле булып пешә. Сез дә кытайлылар уйлап тапкан бу ризыкны әзерләп карагыз әле, сезгә ошар, дип ышанам